Кышкы «Күрше» бәйрәме
Быел кыш «Күрше» фестивале кысаларында 200 дән артык яңа ел чарасы узачак. Фестивальнең өч атнасында 60 мең кеше катнашырга өлгергән инде, аларның 27 проценты – татарстанлылар. Моннан тыш, проект Россиянең 51 төбәгеннән килгән кунакларны да колачлаган.
«Күрше» фестивале – ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә узучы чара. Аны бәйгедә җиңгән үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр, идарәчеләр һәм оешмалар, муниципаль бюджет учреждениеләре оештыра. Фестиваль чаралары 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.





Комментарийлар