Лексикография бүлеге галимнәренең олуг хезмәте
Соңгы биш елда Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге галимнәре төзегән егермегә якын сүзлек дөнья күрде. Шуларның иң җитди...
Соңгы биш елда Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге галимнәре төзегән егермегә якын сүзлек дөнья күрде. Шуларның иң җитдие һәм күләмлесе – алтытомлык – “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.” Күптомлык академик сүзлек “ 2014 – 2022 елларда Татарстан дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде, 2015 елда басыла башлап, аның ел саен бер томы чыга килде һәм тиражы таратыла барды, 6 нчы томы исә 2021 елда басылды. Моннан тыш, аның тулыландырган 1 – 3 томнары 2020 – 2021 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Сүзлекнең аерым томнарын төзүгә бик күп авторларның өлеше кергән. Барлык томнарын да төзүдә катнашкан төп авторлар: Ф. Таһирова, И. Сабитова, Ф. Гаффарова, Г. Саберова, Э. Сафина, О. Галимова. Сүзлекнең фәнни редакторлары: Ф. Гаффарова (1 – 3 томнар), Г. Саберова (1 – 2 томнар), Ф. Таһирова (1 – 6 томнар), Р. Сәфәров (3 – 6 томнар). 1 – 5 томнарның проект җитәкчесе – А. Тимерханов, 6 нчы томныкы – Р. Сәфәров.
Күптомлы фундаменталь хезмәт элек төзелгән аңлатмалы сүзлекләрдән үзенең күләме, эчтәлеге, тулылыгы, җентеклелеге һәм иллюстратив материалга (матур әдәбият, вакытлы матбугат, фольклор әсәрләреннән алынган мисаллар) бай булуы белән аерылып тора. 70 мең чамасы сүз һәм 10 меңнән артык фразеологик берәмлеккә аңлатма бирә торган алтытомлык сүзлек хәзерге татар теле лексикасын төгәл һәм тулы чагылдыра торган гаять актуаль һәм кирәкле хезмәт ролен үти.
Татар теле лексикасы тулы күләмдә тупланган әлеге академик сүзлек төрле фән белгечләре, тәрҗемәчеләр, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләре, укытучылар һәм, гомумән, киң катлау укучылар өчен файдалы гамәли кулланма булып хезмәт итәчәк, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүдә, телне комплекслы тикшерүдә файдалы чыганак ролен үтәячәк.

Комментарийлар