Логотип Магариф уку
Цитата:

Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә ачыла

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында 26 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак.

Ленинград блокадасы –  Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе.

 «Без сине, Ленинград, бирмәячәкбез!» дигән проект Татарстанның Нева шәһәрен блокададан коткаруга керткән өлеше турында сөйләячәк.

Күргәзмәнең исеме – татар шагыйре Шәйхи Маннур шигыреннән алынган юл. Экспонатлар арасында Казан оптика-механика заводы (349 нчы завод) продукциясе үрнәкләре тәкъдим ителгән. 1941 елда завод Ленинградтан Казанга эвакуацияләнә. Документлар һәм фотолар Казанга эвакуацияләнгән Ленинград балаларының тормышы һәм көнкүреше, шул исәптән Казан сәхнәләрендә концертлар биргән Ленинградтан хореография студиясе эшчәнлеге турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Милли музейнең матбугат үзәге.

Күргәзмәнең аерым өлеше Ленинград өчен сугышларда катнашкан Татарстан сугышчыларының өлешенә, 2 нче удар армиянең батырлыгына һәм фаҗигасенә, блокадалы шәһәрдә яшәүчеләргә һәм Ленинград өлкәсе партизаннарына татарстанлыларның ярдәм итүенә багышланган.

Шулай ук Ленинградта чыгарылган коралларның оригиналь үрнәкләре, Ленинград өлкәсе территориясендә нацистларның вәхшилекләре турында документлар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне 18 февральгә кадәр музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ