Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф үзәге – 179 нчы гимназиянең 10 еллыгы уңаеннан юбилей концерты

11 декабрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында 179 нчы гимназия – Мәгариф үзәгенең 10 еллыгына багышланган юбилей концерты булды.

Тантаналы кичә педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын гына түгел, ә дәрәҗәле кунакларны да җыйды. Мәртәбәле кунаклар арасында: Шәмсетдинов Ренат Харрас улы – Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы; Созинов Алексей Станиславович –  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе; Уразова Илмира Мансур кызы – Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары.

Үз чыгышларында кунаклар ун ел эчендә 179 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең Гимназия – Мәгариф үзәге статусына кадәр  үткән  гаҗәеп үсеш юлын билгеләп үттеләр.

Укучылар һәм педагоглар көче белән әзерләнгән концерт программасы гимназиянең талантлары, иҗаты һәм рухы бәйрәменә әверелде. Сәхнәдән укытучыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Гимназия коллективын, укучыларны һәм ата-аналарны юбилей белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз, акыллы, талантлы һәм  лаеклы гражданнар тәрбияләүне дәвам итегез! Һәр яңа уку елы ачышлар, уңышлар һәм  җиңүләр белән тулы булуын телибез!

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ