Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы десанты – Осиново гимназиясендә

Без – «Мәгариф» журналы журналистлары әледән-әле район мәктәпләренә чыгып, иҗади очрашулар үткәрүне изге миссиябез дип саныйбыз. Мөгаллимнәр белән очрашып, үзебезгә рухи азык, язарга кызыклы темалар т...

Без – «Мәгариф» журналы журналистлары әледән-әле район мәктәпләренә чыгып, иҗади очрашулар үткәрүне изге миссиябез дип саныйбыз. Мөгаллимнәр белән очрашып, үзебезгә рухи азык, язарга кызыклы темалар табабыз.

Бүген шундый очрашуларның чираттагысын  Яшел Үзән районының Сәяс Гыйматдинов исемен йөрткән Осиново гимназиясендә оештырдык. Казан белән Яшел Үзән калалары куенында урнашканлыктан бу гимназия дә заман шаукымы йогынтысында инде урыслашу чолганышында калган уку йортыдый дигән шик-шөбһә юлга кузгалганда күңелемдә  бар иде анысы – яшермим.

Әмма гимназиягә аяк басуга чып-чын татар мохитенә тап булгач – ис китте. Гимназия диварларында – күренекле мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддиннәрнең гыйлем, тәрбия кыйммәтләрен олылаган канатлы сүзләре. Стеналардагы стендларнең күбесе Тукаебыз телендә. Каршыга очраган һәр укучы баланың синең белән үз телебездә «Исәнмесез», – дип ихластан сәлам бирүе җаннарыбызга бигрәк тә сары май булып ятты. Укытучылары да – олыны олы, кече кече дип бәяли белүче, мөгаллимлек эшенә ихлас күңелен биргән, һәр укучыга күпкырлы, иҗади шәхес итеп караучы олпат затлар. Моны без гимназия укытучылары катнашында үткәрелгән «Үзгәртелгән ФДББС шартларында белемле һәм компетентлы шәхесләр тәрбияләү юллары» дигән темага багышланган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә бигрәк тә ачык сиздек. Анда катнашкан һәр мөгаллимә үз эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашты. Очрашуда «Мәгариф» журналының иң актив авторы, педагогика фәннәре докторы, академик Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның катнашуы, аның үтемле педагогик фикер-киңәшләрен ишетү үзе бер нур өстенә нур булды.

Осиново гимназиясендә булып узган «Түгәрәк өстәл»утырышына багышланган язманы «Мәгариф» журналының киләсе саныннан укый алырсыз.

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ