Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналы һәм Туган тел укытучылары ассоциациясе семинары узды

15 декабрь көнне “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе уртак семинар оештырды. “Туган тел һәм замана медиа киңлеге” темасына багышланган чарада педагогларның профессиональ үсеше, мәгарифтәге яңа тенденцияләр һәм медиаресурсларның мөмкинлекләре яктыртылды.

Семинар программасы түбәндәге докладларны үз эченә алды:

Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова, Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, ассоциациянең эшчәнлеге белән таныштырды.

Гөлүсә Рәүф кызы Закирова, “Мәгариф»,“Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш редакторы, “Традицияләрдән инновацияләргә: заманча белем бирү системасында ‘Мәгариф’ журналы” темасына багышланган чыгышында журналның тарихи юлын һәм хәзерге заман миссиясен яктыртты. Ул журналның 113 еллык тарихы турында сөйләде, шулай ук 1913 елгы беренче санының күчермәсе, 1921 һәм 1939 еллардагы тупланмалар, беренче мөхәррир Шиһаб Әхмәровның сурәте, узган гасырның 20 нче елларындагы журнал коллективының фотосы кебек кыйммәтле тарихи материаллар белән бүлеште. Бүген дә журналның максаты изге һәм үзгәрмәгән: ул  белем бирү системасының асылын ача һәм мөгаллимнәр өчен файдалы ресурс булып хезмәт итүен әйтте.

Лилия Котдус кызы Хисмәтова, “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары, “Замана медиа киңлеге: укытучылар өчен мөмкинлекләр” темасына багышланган чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, “Мәгариф” редакциясе укытучылар өчен кирәкле ресурсларны тәкъдим итә:

• Профессиональ үсеш мөмкинлеге – актуаль мәгълүмат, ЕГЭ, конкурслар, инновацияләр, уңышлы тәҗрибәләр турында материаллар;

• Эшләрне бастыру һәм таныту мөмкинлеге – методик эшкәртмәләр, мәкаләләр, проектлар бастыру;

• Диалогка кушылу һәм конкурслар – форумнар, вебинарлар, “Авыл укытучысы” һәм башка бик күп бәйгеләр;

• Мәктәп-гаилә бәйләнеше өчен ресурс – “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары ярдәмендә мөгаллимнәр һәм ата-аналар арасында элемтә урнаштыру;

• Яңалыкларны республика күләмендә тарату – мәктәп уңышларын, чараларын, юбилейларны бөтен мәгариф җәмгыяте белән бүлешергә ярдәм итү.

Семинар катнашучылары арасында фикер алышу мәйданчыгы булды. Чара укытучыларның профессиональ элемтәсен ныгытуга, “Мәгариф” басмаларының мөмкинлекләрен тагын бер тапкыр яктыртты. “Мәгариф” редакциясе һәм Туган тел укытучылары ассоциациясе хезмәттәшлеген даими рәвештә дәвам итәргә дигән нәтиҗә ясалды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ