«Мәктәпкәчә белем бирү елы»на аяк бастык
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 2026 елны мәгариф системасында «Мәктәпкәчә белем бирү елы» дип игълан итте. Бу башлангыч мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүне яңа баскычка күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
«Мәктәпкәчә белем бирү елы»нда барлык балалар бакчаларында укыту-тәрбия өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.





Комментарийлар