9 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәктәпкәчә белем бирү елы»на аяк бастык
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 2026 елны мәгариф системасында «Мәктәпкәчә белем бирү елы» дип игълан итте. Бу башлангыч мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүне яңа баскычка күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2026 ел Россиядә Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде
2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. «Мәктәпкәчә белем бирү – ул баланың киләчәгенең ныклы нигезе. Нәкъ менә тәрбиячеләр балаларга социаль күнекмәләрне үстерергә, яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, мәктәп программасын уңышлы үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр нәкъ менә иртә яшьтә формалаша. Без һәр балага сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бирүне, үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерү өчен шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез», – дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда Укытучы һәйкәленә конкурс уза
Татарстан Республикасында Укытучы һәйкәленең иң яхшы эскизына иҗади конкурс уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Студентлар язы кубогы туры» эстафетасы
Казанда «Студентлар язы кубогы туры» масштаблы эстафета старт алды. Аның кысаларында Татарстан делегациясенең төп җиңү символы Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларында «кунак» булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.




