Логотип Магариф уку
Цитата:

Мараллар Мамадыш табигатен үз итәрме?

        Россия империясе вакытында ук юкка чыгарыла язган асыл боланнарны – Алтай маралларын Татарстан  урманнарына кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирер төсле. Аларның илл...

        Россия империясе вакытында ук юкка чыгарыла язган асыл боланнарны – Алтай маралларын Татарстан  урманнарына кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирер төсле. Аларның илле баштан торган беренче партиясе республикабызга 2013 елда, 20 башлы икенче төркеме 2014 елда кертелгән иде. Шунысын да искәртик: Кызыл китапка кертелгән әлеге хайваннар безнең урманнардан 200 ел элек юкка чыккан булган. Алып кайтылган маралларның барысы да Яшел Үзән районындагы Зөя тәҗрибәле хуҗалыгында яшәде. Мараллар, җирле климатка ияләшеп, нәсел калдыра башлады. Һәм 2017 елда берьюлы 45 баш марал табигатькә чыгарып җибәрелде. Бездәге табигать шартларында туган маралларның беренче партиясе Мамадыш, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары территорияләрендә урын алды. Бер ел дигәндә, алар, безнең табигать шартларына яраклашып, беренче балаларын тудырды. Шуннан соң мараллар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары урманнарына да җибәрелде. Бүген инде Татарстандагы маралларның саны 270 баштан артып киткән. Димәк, Алтай мараллары Мамадыш урманнарын да үз итәр, Татарстан табигатенә җайлашыр  дигән өмет бар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ