Марат Әхмәтов Тукай районындагы яңартылган мәктәп белән танышты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендәге урта мәктәптә булды. 1975 елда төзелгән уку йорты быел капиталь ремонттан соң ачылган.
Мәктәпне яңартуга 258 млн сумнан артык акча тотылган. Бинада фасад һәм түбә ремонтланган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация, электр, элемтә һәм вентиляция системалары яңартылган. Кабинетларга яңа җиһазлар һәм уку әсбаплары алынган, мәктәп яны территориясе дә төзекләндерелгән.
Хәзер биредә 575 бала белем ала. Уку йортында яңа цифрлы җиһазлар урнаштырылган: кабинетларда интерактив панельләр һәм маркер такталар бар. Вестибюльдә мәктәп тарихына һәм анда эшләгән күренекле педагогларга багышланган музей стенды булдырылган. Укытучыларның яртысына якыны шушы мәктәпне тәмамлаган.
Марат Әхмәтовка Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәрес күрсәтелде. Шулай ук мәктәпнең барлык укучылары Россия халыклары телләре көненә багышланган акциядә катнашып, татар һәм рус телләрендә диктант язды.
Марат Әхмәтов мәктәп коллективының эшен һәм туган телләрне өйрәнүгә игътибарны югары бәяләде:
«Биредә бик иҗади, көчле укытучылар коллективы эшли, – диде Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, туган телләрне, татар телен генә түгел, республикада яшәүче халыкларның телләрен саклап калуга аерым игътибар бирелә. Бүген без билгеләп үтә торган Россия халыклары телләре көнендә бу бигрәк тә символик мәгънәгә ия. Туган телебезне белү, ярату барыбызны да якынайта. Ә үз телен хөрмәт иткән һәм яраткан кеше башка халыкларның туган телләренә дә шундый ук мөнәсәбәттә булачак».
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар