Мария Голованова: «Конкурста катнашмаган очракта да, Сез безнең өчен иң яхшы укытучы»
Татарстанда «Ел укытучысы–2021» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Голованова Мари...
Татарстанда «Ел укытучысы–2021» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Голованова Мария танылды.
«Бүгенге чара бик мәртәбәле. Һөнәри бәйрәм генә түгел, республика бәйрәме дияр идем. Барлык мәгариф системасында эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Муниципаль районның, шәһәрнең, гомумән республиканың бүгенге торышы ул сезнең тәрбиягездән, фикерләрегездән, карашларыгыздан тора. Хөрмәтле коллегалар, бүгенге бәйрәм сезгә генә түгел, ул барлык әти-әниләргә дә, укучыларга да, сезнең өчен борчылган, җиңүегез өчен җан аткан коллегаларыгызга да багышлана. Сез барыгыз да җиңүчеләр», – дип, теләкләрен җиткерде тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Җиңүче Мария Голованова хис-кичерешләре белән дә уртаклашты : «Мәктәптә эшли башлавыма 8 нче ел. Үземнең балаларым тугач кына мәктәпкә эшләргә килдем һәм бу һөнәргә тугры калачагымны аңладым. Минем укучыларым миңа: «Бармагыз конкурска, Сез безнең өчен иң яхшы укытучы», – диделәр. Бу сүзләрдән дә зур бүләк юк минем өчен».

Комментарийлар