Логотип Магариф уку
Цитата:

Майский» теплица комбинатының генераль директоры Илшат Ганиев вафат

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Майский» теплица комбинатының генераль директоры Илшат Ганиев вафат булган. Дәү...


Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Майский» теплица комбинатының генераль директоры Илшат Ганиев вафат булган. Дәүләт Советының бүгенге кырык тугызынчы утырышы  бер минут тынлык белән башланган.
«Бүген 69 яшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Газыйм улы Ганиев вафат булды, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, – Илшат Газыйм улы биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, экологик куркынычсызлык, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссиясендә, ә аннары Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында нәтиҗәле эш алып барды». Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Илшат Ганиев депутатлар арасында да, сайлаучылар арасында да зур абруй казанган.
«Илшат Газыйм улы Ганиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, алар белән бергә кайгырабыз», – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Илшат Ганиев белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрьдә сәгать 9.00 да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ