Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр ...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы яза. DSC_0975


“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.


Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.
“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча олимпиада призерлары булды

Казанда мәктәп укучылары арасында узган рус теленнән халыкара олимпиадада Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары Айсылу Гафурова (10нчы сыйныф) һәм Ләйсән Шарапова (8нче сыйныф...

Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча олимпиада призерлары булды

Казанда мәктәп укучылары арасында узган рус теленнән халыкара олимпиадада Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары Айсылу Гафурова (10нчы сыйныф) һәм Ләйсән Шарапова (8нче сыйныф) югары баллар җыеп, бәйгенең призерлары булганнар, дип хәбәр итә җирле басма.


a74c24405e99e83d8419157f6c284c16


Олимпиада ике турда үткән. Беренчесе – сайлап алу туры, ул онлайн тест эшләү режимында булган, анда иң күп балл җыйган 148 укучы икенче турда Казан федераль университетында ике көн дәвамында көч сынашкан. Бәйгедә Казахстан, Үзбәкстан республикаларыннан, Киров, Омск, Оренбург, Пенза һәм башка төбәкләрдән катнашканнар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ