Милли шура рәисе: «Укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә»
IV Биләр форумы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев лагерьдә катнашучыларга мөрәҗәгатъ белән чыкты. "Укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Алар сезне бирегә,...
IV Биләр форумы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев лагерьдә катнашучыларга мөрәҗәгатъ белән чыкты. "Укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Алар сезне бирегә, "Сәләт"кә, җибәргәннәр. Сез гаиләгезгә рәхмәтле булырга тиеш. Лагерь фикерләү рәвешен үзгәртә, тел белемен арттыра", - дип белдерде Шәйхразиев үз чыгышында.
Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе бүгенге сәлкешләрне республиканың кадр резервы дип атады. "Сәләт" кунагы әйтүенчә, 24 еллык тарихы булган яшләр хәрәкәте - Татарстан милли кадрлары чыганагы.
Очрашу барышында Васил Шәйхразиев бүген IТ-Биләр форумы эшчәнлеге белән танышты.
Комментарийлар