Мин музейда укыдым
Мин – совет чоры баласы. Совет мәктәбенең барлык казанышларын да татып үстем. Бәхәсле якларын белмим, чөнки минем хәтердә ул мәктәпнең бары тик уңай яклары гына калган. Әллә... ул вакытта яшь башым б...
Мин – совет чоры баласы. Совет мәктәбенең барлык казанышларын да татып үстем. Бәхәсле якларын белмим, чөнки минем хәтердә ул мәктәпнең бары тик уңай яклары гына калган. Әллә... ул вакытта яшь башым белән аның уңай сыйфатларын гына тормышыма, язмышыма алып калырга тырыштыммы икән? Бик еш уйланам: кайсы яклары белән игътибарга лаек соң минем ул чордагы мәктәбем? Бүгенге чор мәктәбенә аның нинди казанышларын үрнәк итеп куеп була?
Башкортстанның Дүртөйле районына кергән Әсән авылының сигезьеллык мәктәбендә укыдым. Нәкъ менә мин укыганда, ул урта мәктәпкә әверелде. ХХ гасырның 70 нче еллары башында ук хәзерге Әсән мәктәбе үзенең илле еллыгын билгеләп үтте. Иң кызыгы шунда: мин укыганда, Әсән мәктәбе чын мәгънәсендә музейны хәтерләтә иде. Һәр сыйныфның (кабинетның) ниндидер музейга әверелгән булуы уку процессына нык кына тәэсир иткәндер, һәрхәлдә, минем язмышыма аның хәлиткеч йогынтысы булды. Күз алдына китерегез: сыйныфта дәресләр бара, ә стендлардан тарих үзе карап тора. Данлыклы тарих, бөек якташлар, билгеле шәхесләр. Аларның барысы да шушы авылдан чыккан.
Минем сыйныф Шәехзадә Бабич бүлмәсе өчен җаваплы иде. Сыйныф җитәкчесе Диләрә апа Иргалиева белән әдәбият укытучысы, Тукай һәм Бабич иҗатын яттан белүче Оля апа Җинан кызы бу эшкә җитәкчелек итте. Авылдашым, мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабич мәктәп сыйныфындагы тарих аша синең тормышыңа, язмышыңа инде юылмаслык булып кереп урнаша, хәтта, минем очракта, олы әдәби язмыш та бүләк итә.
Иң зур күргәзмә стендлар Бөек Ватан сугышы чорына багышланган сыйныфта урнашкан. Бу тарих, бер яктан, горурлык хисләре уятса, икенче яктан, сугыш афәтенең дә иң гади татар авылына да никадәр кайгы китергәнлеге хакында авыр уйларга сала. Фронттан кайткан солдат хатлары арасында минем үз бабамның да соңгы хаты бар иде... Ул хат белән сөйләшергә тырышкан чакларым булды. «Ничек сугыштың, ничә фашистны җиңә алдың, бабам? Ни өчен кайта алмадың? – дип кат-кат сораша идем. – Ә мин синең белән горурланам. Әйбәт сугышкансыңдыр. Шуңа да кайта алмагансыңдыр. Син безнең хәтердә... Әби әйтә: «Кешене искә алсаң, ул кайткан кебек була», – ди...»
Стенадагы сурәтләрдән карап торган сугыш батырлары арасында Мирсалих Гыйрфанов та бар. Миңа туган тиешле абзый. Гади солдат кына булса да, түше тулы орден-медаль иде аның. Шул хәтердә калган: алар арасында ике Дан ордены да бар иде. Өченче Дан ордены да булырга тиеш булган икән. Үзләренә китап алыр-
га менгән чакта, туган абзый сер итеп кенә сөйләп куйган иде: сугыш азагында Берлин урамнарында атыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен аңа өченче Дан орденына да документ тутырып җибәргәннәр. Ләкин ул тиешле орденны көтеп тормый, авылына кайтып китү ягын караган. Шулай соңгы орден тапшырылмый кала. Соңыннан гына белдек: өч Дан ордены булган солдат геройга тиңләнә икән. Гомере буе тыныч кына колхоз заправкасында хезмәт иткән Мирсалих абыебыз, баксаң, чып-чын Советлар Союзы Герое! Бик тыйнак иде шул ул. Җиңү бәйрәмнәренә дә берәр медален генә тагып чыга иде. Ул минем киләчәктәге әдәби язмышыма да нык кына йогынты ясады. Геройга чын мәгънәсендә «китап җене» кагылган иде. Китаплар алырга махсус Казанга йөрде ул. Нәшриятлардан буявы да кибеп бетмәгән китап-
ларны туп-туры алып кайта, дип сөйлиләр иде. Казанда татарча басылып чыккан китапларны иң беренче безнең Әсәндә укыганнар, димәк. Мин әнә шул китапханәдә үстем.
Күңелдә үзеннән-үзе горурлык, җаваплылык хисе уята иде безнең музей-сыйныфлар эше. Ничек тә шушы уңган һәм батыр абыйлар, апалар кебек буласы килә иде...

Галимҗан Гыйльманов
Фото: letsgophotos.ru
Комментарийлар