Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин җырымда калам»

Кичә композитор Эльмир Низамов «Мин җырымда калам» альбомына кергән җырларны  иҗатташ дусты җырчы Эльмира Кәлимуллина белән бергә ТР Милли музее ишегалдындагы җәйге  сәхнәдә беренче тапкыр с...

Кичә композитор Эльмир Низамов «Мин җырымда калам» альбомына кергән җырларны  иҗатташ дусты җырчы Эльмира Кәлимуллина белән бергә ТР Милли музее ишегалдындагы җәйге  сәхнәдә беренче тапкыр сәхнәдән яңгыратты. Аларның икенче зур проекты. Гөлүсә Батталова сүзләренә язылган «Мин җырымда калам» җырын автор  барлык артистларга багышлана дип белдерде.

Эльмир Низамов белән Эльмира Кәлимуллинаның  иҗади тандемына  милли сәнгать тарихында беренче татар мюзиклы буларак кереп калган – яшь композиторның диплом әсәре итеп (либретто авторы — халык шагыйре Ренат Харис) язылган “Алтын Казан” рок-операсы сәбәпче була.
Бар күңел җылысын салып иҗат ителгән җырлар, сихри кичтә аеруча җанга якын булып яңгырады. Композитор Эльмир Низамов  һәм  җырчы Эльмира Кәлимуллинаның иҗат дөньясы җырдан  җырга ачыла барды. Тамашачының теге яки бу җырның язылу тарихы белән   танышу мөмкинлеге дә булды.
Көйләрнең кайсысы бүләк ителгән китаптагы шигырьне укуга күңелдә бөреләнгән,  кайсысы төштә  ишетеп, йокыдан торуга кәгазьгә төшерелгән. «Язлар» җырының көе  шул рәвешле барлыкка килгән. Шагыйрә  Гөлүсә Батталга шалтыратып, көйләп күрсәткәч сүзләр дә озак  көттермәгән.
Автор үзе әйтмәсә,  Резедә Гобәеваның “Улым” шигыре дә сәгате сукканны  көтеп берничә ел ятканын каян белер идек.
– Бу җырны яздырганда,  мин әле авырлы идем. Кызык,  мин бу җырны бик дулкынланып җырлыйм, чыгышымны биредә улым да тыңлый, – дип, Эльмира да шәрехләп ала.
Моннан өч көн элек   Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада Эльмира Низамованың Ренат Харис либреттосына язылган «Кара пулат»   операсы күрсәтелүе хакында ишеткәч, күпләр, мөгаен :  "Эх, барып булмады”, –  дип үкенеп тә куйгандыр. Димәк, киләсе елга... Быел да ул опера театр сәхнәсенең гадәти декорацияләрендә түгел, ә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты – XIV гасыр Болгар тарих-археология комплексының Алтын Урда сәнгатенең уникаль ядкяре булган Кара палата эргәсендә  узды.  Концертта әлеге операдан “Акчарлаклар” һәм “Яугирләр” бию көйләрен кунак буларак чыгыш ясаган Евгений Мальцев (домра) һәм Илһам Сибгатуллин (баян)  башкардылар.
Композитор тарафыннан “Бу минем өчен бик мөһим, бик кадерле җыр”дигән сүзләр дә бер генә яңгырамады. Башкача була да алмыйдыр, үзең тудырган җыр ничек кадерле булмасын соң?!
Расиха Фаизова
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ