«Мөнбәр һәм сәхнә»: Равил Гайнетдин иҗат әһелләре белән очрашты
Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды.
Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды. Ихлас әңгәмәгәдән торган җылы кичәдә мөфти үзенең балачагы, яшьлек еллары, театр училищесында укуы, сәнгать белән бәйле эшчәнлеге һәм дин юлына килүе турында сөйләде.
Очрашуны Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов алып барды. Кичә Ренат Абяновның шигъри чыгышы белән башланып китте. Аннан соң тамашачыга Равил Гайнетдинның тормыш юлын яктырткан ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән видеоязма тәкъдим ителде.
Видеороликның соңгы юлларында «Россия мөселманнарының рухи лидеры» дигән сүзләр яңгырады. Шулай итеп, кичәнең төп темасы – Равил Гайнетдинның тормышында мөнбәр белән сәхнәнең янәшә үрелүе – беренче минутлардан ук ачыкланды.
Залда аны иҗатташлары, каләм әһелләре, театр сәнгате вәкилләре, хезмәттәшләре, сабакташлары һәм студентлар каршы алды. Равил хәзрәт, тамашачыга мөрәҗәгать итеп, исламча сәлам бирде. Очрашуда мәдәният һәм дин әһелләре дә катнашты. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов һәм башка кунаклар бар иде.
Әңгәмәне алып баручыларның «Балачагыгыз турында сөйләгез әле» дигән соравы мөфтине тормышының төрле чорларын искә төшерергә этәрде. Бер сәгатькә якын дәвам иткән сөйләшүдә ул тамашачыны үзенең балачак һәм яшьлек елларына, студентлык чорына алып кайтты.
Мөфти, татар театрының быел зур юбилей – 120 еллыгын билгеләп үтүен искәртеп, үзенең дә яшьлек елларының театр белән бәйле булуын искә төшерде. Очрашуның «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында узуы да аерым мәгънәгә ия. Равил Гайнетдин әлеге фестивальнең президенты булып тора.
– Дөньяда президенты мөфти булган башка кинофестиваль юк әле, – дип билгеләп үтте ул.
Зал бу сүзләрне алкышларга күмде.
Сәхнә артындагы зур экранда Равил хәзрәтнең балачак елларыннан сакланып калган аклы-каралы фотолары, шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе буларак башкарган эшләре һәм мөһим вакыйгалар чагылдырылды.
Равил хәзрәт яшьлек елларын искә алганда театр училищесында укуы, күренекле режиссёр Марсель Сәлимҗанов белән аралашуы, Камал театры труппасы белән Уфага гастрольләргә баруы турында сөйләде. Ул телевидениедә эшләгән чорын да искә алды.
Сәнгать белән беррәттән аның тормышына дин дә килеп керә. Ул елларда телевидение һәм дин төшенчәләренең бер-берсенә бөтенләй ят күренеш булуын да искәртте. Әмма вакытлар үтү белән Равил Гайнетдинның тормыш юлы аны рухи эзләнүләргә һәм мөселманнар җәмәгатьчелегенә хезмәт итүгә алып килә.
Мөфти Кариев театрының баш режиссёры Ренат Аюпов турында да аерым җылылык белән сөйләде.
– Ренат Аюпов белән горурланам. Ул – минем кардәшем. Әмма аның театр училищесына укырга керүен дә, Мәскәүгә китүен дә белми калдым, Татарстанга кайткач кына белдем. Чөнки үзем дә ул вакытта зур юлда идем, – дип искә алды ул.
Очрашу ахырында Равил Гайнетдин соңгы елларда Россия мөселманнарының халыкара мәйдандагы ролен күрсәткән вакыйгаларга да тукталды. Быел ул Катар әмире шәех Тәмим бин Хәмәд Әл Тәнинең резиденциясендә узган ифтарга чакырылган. Мөфти әлеге очрашуның үзенә аеруча тәэсир иткән мизгелләрен искә төшерде. Намаздан соң Катар әмире аны үзенең уң ягына утыртып, бергәләп авыз ачу һәм әңгәмә кору мөмкинлеге биргән.
Бу очрашу да Равил Гайнетдинның тормыш юлының үзенчәлеген – сәнгатьтән рухияткә, сәхнәдән минбәргә кадәр сузылган юлны – тагын бер кат ачык күрсәтте.
- Язмышым мине театр училищесына алып килгәнгә һич тә үкенмим. Без барыбыз да бер юлда – халыкны рухи яктан үстерүгә, тәрбияләүгә көч салабыз. Телебезне, динебезне саклыйк, якыннарыбызны кадерлик, – дип тәмалады ул сүзен.
Кариев театры сәхнәсендә узган әлеге очрашу мөфти белән мәдәният җәмәгатьчелеге арасындагы ихлас әңгәмә генә түгел, ә ике дөньяның – сәнгать һәм рухиятнең – кеше йөрәгенә юл табу нокталарында ничек берләшүен күрсәткән үзенчәлекле кичә булды.
Очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырылды. Фестиваль көннәрендә Казанның «Мир» һәм «Корстон» кинотеатрларында конкурс фильмнары күрсәтелә, тематик чаралар үткәрелә.
Казанда Россия мөселманнарының мирасы тәкъдим ителде
Фестиваль кысаларындагы тагын бер әһәмиятле вакыйга – Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Россиянең ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» дип аталган күргәзмә ачылу.
Экспозиция Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселман халыкларының тарихи, рухи, мәдәни һәм һөнәри мирасын тәкъдим итә. Кавказдан Себергә кадәр киң географияне колачлаган күргәзмәдә төрле халыкларның көнкүреше, милли традицияләре һәм сәнгати культурасы белән танышырга мөмкин.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин үзенең сәламләү хатында Казанның ислам дөньясындагы әһәмиятенә басым ясады.
«Нәкъ менә Татарстан җирендә гасырлар дәвамында мөселман мәгърифәте, китапчылык, дин гыйлеме һәм халык һөнәрләре традицияләре кадерләп саклана», – дигән фикер белдерде ул.
Мөфти шулай ук Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы итеп игълан ителүен, ә Казанның быел Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуын искәртте. Шуңа күрә күргәзмәнең нәкъ менә Казанда ачылуы аеруча символик мәгънәгә ия.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нәфыйгуллин да әлеге проектның дәвамлы булачагына ышанычын белдерде.
– Диния нәзарәте белән безнең зур планнарыбыз бар. Бу күргәзмә Россиянең төрле төбәкләре буйлап сәяхәтен дәвам итеп, илебездә ислам тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк кешегә сөйләр дип ышанам, – диде ул.
«Россиянең ислам мирасы: халыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе Уникаль осталык үзәгендә 14 сентябрьгә кадәр эшләячәк.





Комментарийлар