«Нәфис» фонды 8,6 мең балага Яңа ел бүләкләре тапшыра
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 8,6 мең баласын Яңа ел белән котлый. Татлы бүләкләрне республика районнары һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак.
Моннан тыш, бүләкләрне аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырачаклар.
Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарында,
шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга да Яңа ел бүләге каралган.





Комментарийлар