Новый номер журнала «Магариф» — о воспитании творчески активной личности (СОДЕРЖАНИЕ)
Новый номер журнала «Магариф» посвящается воспитанию творчески активной личности. Полное содержание июльского выпуска (№7, 2016):ТӨП ТЕМА – Иҗади яктан актив шәхес тәрбияләү ГЛАВНАЯ ТЕМА – ВОСПИТАНИЕ...
Новый номер журнала «Магариф» посвящается воспитанию творчески активной личности.
Полное содержание июльского выпуска (№7, 2016):
ТӨП ТЕМА – Иҗади яктан актив шәхес тәрбияләү
ГЛАВНАЯ ТЕМА – ВОСПИТАНИЕ ТВОРЧЕСКИ АКТИВНОЙ ЛИЧНОСТИ
Аналитика
Гатина Р. «Если педагог не прикреплен к РИП, то он не сможет аттестоваться на высшую категорию» (Интервью с директором РЦВР Ранисом Идрисовым)
Шәймәрданов Р. Чын талантлар 200 елга бер генә туа
Абдуллина И. 40 лет творчества с Учителем Борисом Неменским
Набиуллина Э. Творческие способности можно развить у любого ребенка (Интервью с директором ДХШ №1 г.Казани Раилей Мугиновой)
Сәнгать дәресләре кирәкме?
СӨЛӘЙМАНОВ Р. Финанс белемнәре тормышчан булсын
Методика
Герасимова В., Бородаева А., Башлай Э. Развитие творчески активной личности обучающегося
МӨХӘРЛӘМОВА Г. Технологик карта: актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую этаплары
Мозаффарова М. Изложение төрләре һәм үзләштерү адымнары
Вахитова М. Фәнни-эзләнү эшеннән – милли горурлык хисенә
Назипова А., Сингатуллина А. От проектов – к новым граням самопознания
Воробьева С. Творчество сегодня и на всю жизнь
Ларина В. Сотрудничество – мотивация к достижению успеха
Марданова Э., Кначукова Г. Жизнь – это индивидуальный проект
Практика
Сибгатуллина А. «Табигатьтән башка үле без»
Фәйзетдинова Г. Әкият язу укучы шәхесен тәрбияли
Сәгъдиева И. Иҗат укуга юл ачсын
Шакурова А. Имя числительное (КИМы по русскому языку)
Музалевская Л. Эссе как жанр публицистической прозы
ВЕТКИНА А. Как повышать мотивацию к изучению предмета?
Третьякова И. Хӗлле (урок чувашского языка. II класс)
Хабибуллина А. 10 приемов повышения активности на уроках математики
Хамидуллин А. Быстрое обогащение – сказка рекламных агентств
Хөсәенов Җ. Иҗади фикер йөртсәң – адашмассың
Ибраһимова Г. «Алабугам – ак калам»
Юнусова Л. Народные жемчужины
Назмутдинова О., Гордеева О. «Отправляемся в поход»
Горячая линия
Презентация
Рассказываем о передовом опыте педагогов гимназии №76 г.Наб. Челны
Нам есть чем гордиться
САБИРОВА М. Наша цель – успешные дети
МАГЛЕЛИ Е. В нашем веке история новым витком началась
ГИМАДИЕВА Л., ЛЯЛИНА Г. Спасибо Вам, наши наставники
ГАЙСИНА Р. Җиңүче әзерләү җиңелме?
ШАКИРОВА М., ЯКУПОВА И. Татар телен өйрәтүдә – чит тел укыту методикасы
САРАИН В. Проектные задания на уроках литературы в старших классах
КОНДЫЛЕВА М. Ancestry’s wisdom is descendant’s intelligence
КРЕМНЕВА А., СЫЧУГОВА Е. Использование современных образовательных технологий в обучении английскому языку
КНЯЗЕВА М.. БУШУЕВА А. Drama as a method of practical communication in the extra-curricular activity
ДЕВЯТЕРИКОВА С. Обычное в необычном и необычное в обычном
САДЫКОВА Ф. Обсуждение экологических проблем на уроках химии
АЙКИН В. Особенности исследовательской деятельности по истории и краеведению
ДИНМУХАМЕТОВА Е. «Неделя науки» в школе
СЫЧУГОВА Е. Встреча с успешными людьми
ЗАЙНЕТДИНОВА Э. От традиций – к инновациям
Закладка
«Зәңгәр ягулык җылысы»
Мортазина Л. Фазыл Туйкин – мөгаллим һәм иҗатчы
Август аена истәлекле даталар
Список публикаций в электронном журнале МАГАРИФ.РФ (май, 2016)
Рәхим Г. Бер данә тиражлы журнал
Ял сәгатьләрендә
ПОДПИСАТЬСЯ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
“Гаилә һәм мәктәп” журналының июль саны - гаилә мөнәсәбәтләре турында
Гаиләне ниләр белән генә чагыштырмый татар халкы: йорт, учак, чишмә... “Гаилә һәм мәктәп” журналының июль санын нәкъ менә шушы темага багышларга уйладык.Элек-электән килгән гореф-гадәтләр бар: ир белә...
Гаиләне ниләр белән генә чагыштырмый татар халкы: йорт, учак, чишмә... “Гаилә һәм мәктәп” журналының июль санын нәкъ менә шушы темага багышларга уйладык.
Элек-электән килгән гореф-гадәтләр бар: ир белән хатын башта никахлаша, аннан мөнәсәбәтләрен ЗАГСка барып терки. Ләкин бүгенге яшьләр башка юл сайлауны кулайрак күрә: иң элек язылышмыйча яшәп карыйсылары килә. Язылышып та, аерым яшәүчеләр байтак. Без дә гадәти булмаган гаиләләр, аларның үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнергә булдык.
Кызганыч, аерылышу, икенче тапкыр өйләнешү бүген гаҗәп хәл түгел. Кабаттан гаилә кору икеләтә җаваплылык сорый. Бигрәк тә ирнең дә, хатынның да алдагы никахтан туган балалары булса. Таякның юан башы кемгә төшә: ир белән хатынгамы, әллә балаларгамы?
Өч ел элек республика мәктәпләрендә яңа фән – «Гаилә белеме» дәресе керә башлады. Кирәкме ул? Укучыларга нәрсә бирә?
Шәһәр җирендә күпләр балалар бакчасына чират җитүен тилмереп көткән бер вакытта, авыл бакчалары «баласызлык»тан интегә. Республикада 4-5 кенә сабый йөрүче бакчалар да бар. Без аларның хәлен белешеп, киләчәген күзалларга омтылдык.
Бала хәсрәте – йөрәк парәңне мәңгелеккә югалтудан да авыррак кайгы юк, диләр. Ә ул дөньядан үзе теләп китсә, бу хәсрәт мең, миллион мәртәбә авырлаша. Әллә күтәрә алмаслык сүз әйттемме, әллә инде борчуы булып, аны уртаклашыр кеше тапмыйча киттеме, дигән уйлар белән вакыйгада, үзеңдә «казына» башлыйсың. Шунысы да бар: бу кайгы минем өемнең капкасын какмас, дип беркем дә ышандыра алмый. Капкага үрелгән кайгыны куып җибәрү җае бармы соң?
Бала «дөнья кендеге» була аламы? Аны гел мактап тору дөресме, әллә, киресенчә, артык үсендерү зыянга гынамы?
“Йолдызлы гаилә” сәхифәсе кунакка барасы гаиләнең нәселе шактый уңдырышлы: аннан татарга хезмәт итүче билгеле өч язучы чыккан! Гаилә башлыгы – әдәбият мәйданына Салих Маннапов тәхәллүсе белән килеп кергән, хәзер Мөдәррис Вәлиев исеме белән таныш шәхес, хатыны Даимә ханым, кызлары Айсылу һәм Гөлназ. Гөлназның шигырь язуына беренче булып агалары – Мөдәррис абый әнисенең энесе – шагыйрь Шамил Маннап теләктәшлек күрсәтә.
Күптән түгел «ГМ» редакциясенә килеп ирешкән бер хат, «бөтендөнья пәрәвезе»нә «капмас» өчен, әти-әниләргә файда китерердәй сайтларны барларга кирәк икән, дигән фикергә этәрде. Һәм без аларны барладык!
Бер бала әнисе – армиягә яңа алынган солдат кебек, тәҗрибәсез һәм беркатлы. Ике бала әнисе – хезмәт срогын төгәлләп, өенә кайтучы солдатка охшаган. Ә өч сабый үстерүче әни – «спецназ». Күпләргә мәгълүм бу шаяртуны дәвам итсәк, сигез бала әнисен кем дип атап булыр иде икән? Сабада яшәүче күпбалалы Сәгыйтовлар гаиләсендә булып, әнә шуны ачыкларга тырыштык.
“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Алар белән журналның июль санында таныша аласыз.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” сәхифәсе гольф уены серләрен бәян итә.
Узган санда балаларны лагерьга әзерләү турында язган идек. Бу айда да әлеге теманы дәвам итәргә булдык, чөнки ялларның кызган мәле. Бу юлы без сезне гадәти булмаган – шикәр чире белән авыручы балалар өчен оештырылган лагерьга чакырабыз.
Республикада шикәр чирле 836 бала исәпләнә. Тулаем алганда, ел саен йөздән артык балага әлеге диагноз куела. Бу чир белән ничек яшәргә? Аны булдырмас өчен нишләргә? Тәҗрибәле табиб шул хакта сөйли.
Егылгач, яки бармакны кыскач, тәндә кара эз барлыкка килә. Бу – гадәти хәл. Ләкин кайбер очракта тән, күз төбе юктан да күгәрә. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Кайсы очракта табибка күренергә кирәк?
Сабыена бишек җырлары көйләмәгән әниләр бармы икән? Бу санда бишек җырлары, сабыйны бишектә үстерү файдасы турында сөйләшеп, талбишек ясарга өйрәнербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар