Логотип Магариф уку
Цитата:

Ноябрьдә өстәмә ял көне була

Татарстанда яшәүчеләрне ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көтә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының произво...


Татарстанда яшәүчеләрне ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көтә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда бар.




«4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Алар Татарстанда бәйрәм булмаган ял көннәре булып тора», диелгән документта.
Шулай итеп, җомга көнне, 4 ноябрьдә татарстанлылар ял итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
6 ноябрь көнне төбәк бәйрәме якшәмбегә туры килә. Татарстан законы нигезендә, бәйрәм белән бергә туры килгән ял көне икенче эш көненә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә төбәк халкы өч көн рәттән ял итәчәк.
«4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне була», -  дип Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ