Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пушкин картасы» мөмкинлекләре бик киң

Ирада Әюпова фикеренчә, Татарстан «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмаган.

Татарстан «Пушкин картасы» белән билет сату һәм керем күләме буенча 4 нче урында. Мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, республика «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмаган.

«Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң лидердар рәтендә. 2023 елгы нәтиҗәләр буенча мәдәният учреждениеләре 451,3 млн сумга 1,3 млн билет сатканнар. Без «Пушкин картасы» потенциалын нибары 35 процентка кулланганбыз», – диде Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында.

Министр музейлар һәм концерт оешмалары буенча күрсәткечләрнең начар булмавын, әмма мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният-күңел ачу учреждениеләре буенча эшчәнлекне үстерәсе булуын җиткерде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ