Путин Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесенә дәүләт бүләге бирү карарын имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованы «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турын...
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованы «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.
«Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», – диелә документта.
Шулай ук әлеге бүләккә Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова лаек булды.
Мактаулы бүләк Россия Президентының 1994 елның 2 мартындагы карары нигезендә булдырыла. Аның белән сәнәгать, төзелеш, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә аерым уңышларга ирешкән россиялеләрне, шулай ук Ватанны саклауга зур өлеш керткәннәрне бүләклиләр.

Комментарийлар