Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аенда фитыр сәдакасы

10 мартта 2024 елдагы Рамазан ае керә, беренче тәравих намазы ястүдән соң 20 рәкәгать укыла.

Мөселманнар икенче көнне иртәнге намазга чаклы ашау-эчүне тәмамлап, уразага ниятләп куялар. Ураза 30 көн дәвам итәчәк, аның соңгы көне 9 апрельгә туры килә. Гает бәйрәме 10 апрельдә булачак.

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү йоласы бар. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы бу изге айда бирелергә тиешле сәдакалар һәм аның нисаб күләмен билгеләде. Фитыр күләме  көмеш буенча 43 000, зәкят бирүчеләргә  нисаб күләме алтын белән исәпләгәндә 495 000 сум. Арпа белән фитыр сәдакасы 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә, 1000 сум күләмендә  билгеләнә. Димәк, матди хәле чамалы булган кешеләр дә үз кеременнән 150–1000 сумга кадәр акчасын сәдака итеп мохтаҗларга турыдан-туры яки мәчет аша бирә ала. 

Ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган кешегә һәр көненә 400 сум исәбеннән фидия сәдакасы бирү каралган.

Материал, фото: Альберт САБИР     
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ