Рәхмәт, Барда
17 июньдә Пермь краеның Барда бистәсендә тугандаш татар-башкорт халкының “Барда җыены-17” дип исемләнгән традицион милли бәйрәме гөрләп узды. Җыенда Пермь крае җитәкчеләре, эре эшкуарлар, бардалылырны...
17 июньдә Пермь краеның Барда бистәсендә тугандаш татар-башкорт халкының “Барда җыены-17” дип исемләнгән традицион милли бәйрәме гөрләп узды. Җыенда Пермь крае җитәкчеләре, эре эшкуарлар, бардалылырның танылган якташлары, күптәнге дуслары – Татарстанның Арча районы, Башкортстанның Тәтешле районы җитәкчелегендәге делегацияләре катнашуы җирле халыкта горурлык хисләре уятты.
“- Җыен ул – туган җир бәйрәме,- диде тантананы ачу вакытында Пермь крае губернаторы Максим Решетников.- Җир кешесе аны борын-борыннан язгы кыр эшләре тәмамланып, печән өсте башланыр алдыннан үткәргән. Бездә дә хәзер шушы чор. Җыен шулай ук район предприятиеләре эшчеләренең озын кыштан соң, рухи көч туплау, дәрт алу бәйрәме дә.” Барда районы башлыгы Сергей Ибраевның котлавы милли хисләргә тагын да баерак иде. “Җыен ул,- диде Сергей Миңнехан улы,- игенче халык бәйрәме. Милли бәйрәм булуы белән бергә, ул заман белән бергә атлаучы, халык хәтерендәге бай тарихыбызны, мәдәниятне, гореф- гадәтләребезне саклаучы, кешелекне матурлыкка өндәүче матур бер бизәк Бу олуг, борынгы бәйрәмдә без кыр батырларын, хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез. Уңышларыбызны барлыйбыз.Районда инфраструктураны үстерү, торак пунктларны төзекләндерү, юллар, күперләр салу һәм ремонтлау буенча күп эшләр башкарыла, газ кертелә, социаль объектлар төзелә. Уңайлы мохит тудыру өчен барысы да эшләнә. Бабаларыбыз салып калдырган изгелек кылу юлыннан бер адым да читкә тайпылганыбыз юк. Моннан мең еллар элек тә шулай булган, хәзер дә шулай.”
“Барда җыены” үзенең әүвәлге асылын җуйган инде. Ул уен төрләре белән безнең хәзерге Сабан туйларын хәтерләтә. Монда ул ике йөз еллар элек үткәрелә башлаган. Элек моннан егетләр армиягә киткән. Йөргән кызлары аларга кулъяулык бүләк иткән.Ә кулъяулык – вәгдә билгесе булып саналган. Мәйдан тирәли көне буе гармун тавышы яңгыраган. Хәзер Сабан туйларына, җыеннарга гармун уйнап бару хәтердән җуелган гадәтләребез рәтенә керде.
Бәйрәм барлыгы унике мәйданчыкта берьюлы башланып китте. Зур һәм кече сәхнәләрдә “Осталар шәһәре” ярминкәләре, Барда районы авылларыннан килгән иҗат күргәзмәләре тәкъдим ителде. Мәйдан кунаклары чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып элдерү, көянтәгә сулы чиләк асып узышу, бүрәнә өстендә капчык бәрешү кебек милли уеннарда катнашты. Һәркем үз күңелен үзенчә ачты. Ачык һавада оештырылган сәүдә рәтләрендә ашчылар кунакларны иң татлы, иң тәмле ризыклары - өчпочмак, чәкчәк, пылау, шашлык, кымыз, әйрән һ.б. белән сыйлады. Бәйрәм үзенең йөзек кашы булган ат чабышы һәм билбау көрәше белән тәмамланды. Бәйрәмнең узуы күңелгә бераз моңсулык иңдерсә дә, Казаныбызга юлга чыгу минутлары күңелдәге көтеп алган иң ләззәтле уйларның берсе иде. Рәхмәт сиңа, Барда!
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бүген мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарының соңгысын тапшырдылар. Ә нәтиҗәләр ни сөйли соң?
Чыгарылыш сыйныф укучыларын да, ата-аналарны, укытучыларны да ел әйләнәсе «утлы таба»да тотып торган БДИ-ЕГЭ дигән «золым»нан котылып, иркенрәк сулыш алыр чак җитте, ниһаять. Бүген XI сыйныфлар соңгы...
Химия һәм тарих фәннәренән иде ул. Мәгълүм булганча, чыгарылыш сыйныф укучыларына быел 14 фәннән БДИ тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде. Имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле дә инде. Төгәлрәк әйткәндә, географиядән, информатика, математиканың база һәм профиль өлешләре нәтиҗәләре мәгълүм. 22 июньнән дә соңга калмыйча җәмгыять белеме, физика, рус әдәбиятыннан да БДИ нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Ә инде бүген тапшырган химия һәм тарихтан БДИ нәтиҗәләре бары тик 4 июльдә генә билгеле булырга тиеш. БДИ нәтиҗәләренә килгәндә исә, аерым мәктәп, районнарда хәлләр ничегрәк икән? Шуны ачыклау максатыннан аларның берничәсенә мөрәҗәгать иттек.
Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты Гөлфия ИБРАҺИМОВА:
– Районыбызда быел XI сыйныфны тәмамлаган 255 бала математикадан профиль дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Районыбыз буенча бу фәннән уртача балл 56,54 булды. Республика буенча бу күрсәткеч 55,19 диләр. Димәк, безнең Алабуга районы укучылары математика фәненнән төшеп калганнар рәтендә түгел дигән сүз.
Казандагы 177 нче лицейның югары квалификация категорияле математика укытучысы Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА:
– Мәгълүм булганча, лицеебызда төгәл фәннәр тирәнтен укытыла. Шуңа да бездә елның-елында БДИ күрсәткечләренең күпкә югарырак булырга тиешлеге бәхәссез. Быел да ул шулай югары булуы белән безне сөендерде. Математикадан профиль дәрәҗәсендә лицеебыз буенча уртача балл 64 кә тигез булды. (Россия буенча исә быел бу күрсәткеч 47,1 баллдан артмый.) Үзем исә быел профильле XI сыйныфта математикадан укыткан идем. Әлеге сыйныф укучылары математикадан уртача 73 балл җыйный алды. Ә лицеебыздан 5 укучы исә математикадан 84 әр балл туплауга иреште..
Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА:
– Гимназиябез гуманитар юнәлештәге уку йорты статусында булса да, укучыларга төгәл фәннәрдән дә төпле белем бирү – төп максатыбыз. Шуңа быелгы унберенчеләребез матетикадан бердәм дәүләт имтиханының база өлеше буенча уртача 4,46 балл җыюга ирештеләр. Бу – һәр икенче укучыбызның имтихан эше «5»ле билгесе белән бәяләнгән дигән сүз бит. Математикадан профиль өлеше буенча уртача баллыбыз исә 56га тигез. Бу да – республиканың уртача күрсәткеченнән беркадәр югарырак.
Менделеевск районы Песәй урта мәктәбе директоры Илнар ҖИҺАНГӘРӘЕВ:
– IX сыйныфтан ике укучыбыз быел информатикадан төп дәүләт имтиханы тапшырды, икесенеке дә «5»лелек булды. Унберенче сыйныф укучылары арасында математикадан профиль дәрәҗәсен тапшыручылар уртача 60,3 балл җый ды. Мәктәбебезне быел тәмамлап чыгачак 7 укучының икесе Россиякүләм медальне дәгъвалый.
Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил ГАБИДУЛЛИН:
–Узган уку елында мәктәбебез «Республикабызның иң яхшы 20 авыл мәктәбе» исемлегенә кергән иде. Әлбәттә, аңа бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре нигез итеп алынуы берәүгә сер түгел. Бәхеткә, әлегә БДИ нәтиҗәлеренең быелгысы да йөзебезне кызартырлык түгел. Әйтик, Алмаз Хәкимуллин дигән укучыбыз, географиядән бердәм дәүләт имтиханы биреп, 92 балл туплауга иреште. Ләйсән Шәфыйкова дигән икенче укучыбыз математикадан профиль дәрәҗәсесе буенча 82 балл җыйды. Гөлчәчәк Әкбәрова белән Разил Корбановларның исә бу күрсәткечләре 72 – 78 баллга тигез.
Фоторәсемнең чыганагы: https://orelgrad.ru/blog/2017/06/14/podvedeny-pervye-itogi-ege-po-matematike/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар