Фаяз Хуҗин: «Археология – тарихның нигезе ул»
«Моны исбатлап торасы да юк! – ди тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, А.Х.Халиков исемендәге археология институтының баш гыйльми хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗин. – Кешелек җәмгыяте барлыкка килү белән үк язмачылык килеп чыкмаган ич. Елъязмалар юк. Димәк, шул чорга кадәрге тарихыбызны өйрәнү өчен башка чыганаклар кирәк. Археология – шул тарихи чыганакларның иң әһәмиятлесе».
Язмабызда археология фәне проблемаларын, археолог һөнәре нечкәлекләрен яктыртуга алынуыбызның үзенә күрә сере дә бар.
– Фаяз ага, археологик чыганакларга таянып кына, борынгы халыкларның тарихын кирәгенчә тулы өйрәнеп буламы соң? Казылмалардан бит башлыча чүлмәк китекләре, кеше һәм хайван сөякләре, эш һәм сугыш кораллары, хатын-кызларның бизәнү әйберләре генә килеп чыга. Алары да әле күбрәк ватык-сынык хәлендә генә.
– Беренче карашка гына ул шулай. Сез әйткәнчә, ул ватык-сыныкларны бит без очраклы рәвештә һәм буш урында түгел, шул заман кешеләренең, таш һәм бронза гасырларыннан ук башлап, авыл-шәһәрләрендә урнашкан торак йортларын, хуҗалык корылмаларын, һөнәрчелек остаханәләрен, табыну урыннарын, гыйбадәтханәләрен казыганда табабыз. Биләрдә һәм Болгарда әнә таш-кирпечтән салынган мәчет, төрбә, мунча хәрабәләре сакланып калган. Кеше сөякләре исә борынгы зиратлар белән бәйләнгән. Мәҗүсиләрнең каберлекләрендә әллә никадәр табылдык: чүлмәк-кувшиннар, сугыш кораллары (ирләрнекендә), бизәнү әйберләре (хатын-кызларныкында). Соңрак чорга караганнарында, сирәк булса да, бакыр һәм көмеш акчалар очрый. Өстәвенә әле төрле халыкта төрле күмү йолалары, әйберләрендә – үзләренә генә хас бизәкләр. Менә шуларның барысын да җентекләп өйрәнсәң, борынгы бабаларыбызның матди һәм рухи мәдәниятен, хуҗалык итү үзенчәлекләрен, күрше халыклар һәм чит дәүләтләр белән сәүдә һәм мәдәни бәйләнешләрен ярыйсы гына тулы итеп күз алдына китерергә мөмкинлек туа. Ягез, болгар бабаларыбыз тарихын археологиядән башка күз алдына китереп карагыз инде. Болгар, Биләр, Казан, Җүкәтау, Алабуга ише шәһәрләрнең борынгы тарихын бит археологлар ачты. Тарихыбызны археология тулыландыра.
Тагын бер нәрсәне әйтеп үтәсем килә: тарихыбызга караган язма чыганаклар чагыштырмача күп булган очракта да галимнәр археологиягә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, русларның XVII –XVIII гасырлардан калган документлары архивларда тулып ята. Әмма шул чорның атаклы архитектура истәлекләре (чиркәүләр, җәмәгать биналары), сәнәгать корылмалары җимерелеп, юкка чыккан. Археологлар аларның урыннарын да казый, реставрациядән соң бу тарихи биналар туристларның игътибарын җәлеп итәрлек кызыклы туристик объектларга әверелә. Мондый объектлар Татарстаныбызда да күп. Казан ханлыгы истәлекләрен, Зөя утрау-шәһәрчеген генә алып карагыз...
–Чыннан да, соңгы елларда Татарстан археологларының ачышлары дөньякүләм танылу алды. Башта Казан Кремлендә, аннан соң Болгар һәм Зөя калаларында ясалган ачышлар нигезендә әлеге тарихи истәлекләр ЮНЕСКО карары белән дөньякүләм әһәмиятле мирас объектлары исемлегенә кертелде. Бу ачышларда шәхсән Сезнең дә өлеш бар.
– Әйе, республикабызда 3 меңнән артык археология истәлекләре исәпкә алынган. Иң атаклылары исемлегендә югарыда телгә алынган Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау, Казан Кремле, Алабуга («Шайтан каласы») ишеләре бар. Казан Кирмәнен өйрәнүне остазыбыз Альфред Хәсән улы Халиков узган гасырның 70 нче елларында ук башлап җибәргән иде. Шәкерте буларак, миңа аның эшләрен яңа шартларда дәвам иттерергә туры килде. Ачышларыбыз нәтиҗәсендә Казан Кремлен сез әйткән ЮНЕСКО исемлегенә кертү бәхетенә ирештек. Казан археологиясе тәҗрибәсенә таянып, шәкертем Айрат Ситдыйков җитәкчелегендәге экспедиция Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә уңышлы гына казу эшләре алып барды. Бу эшләр республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән оештырылган «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды тарафыннан финансланды. Тиздән соңгы елларда онытылып килгән Биләр шәһәрлегенә яңадан тотынмакчы булабыз. Бу эшләрдә дә «Яңарыш» фонды ярдәм итәргә әзер.
– Биләр дигәннән, ялгышмасам, Сезнең археология фәненә аяк басуыгыз да шушы шәһәрдән башланып киткән бугай. Археология белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Мәктәптә укыган чорда дип әйтсәм, бераз күпертү булыр кебек. Шулай да бер нәрсә искә төшә. 7 нче сыйныфта СССР тарихын безгә Мөнәздаһә апа Кәримова укытты. Мин аны гел олы ихтирам хисләре белән искә алам – тарихчы булып китүемә ул «гаепле». Менә шул «СССР тарихы» дигән дәреслекнең борынгы община строе тарихына багышланган бер битендә «Археологлар казу эшендә» дип аталган рәсем урнаштырылган иде. Бу рәсем игътибарымны җәлеп итте, әмма укытучым дәрес барышында аның турында бер сүз дә әйтмәде. Дәрестән соң мин Мөнәздаһә ападан: «Кем соң алар археологлар?» – дип сорадым. Ул миңа нәрсәдер сөйләде инде, әмма аңлап җиткермәдем бугай, җавабыннан бик үк канәгать калмадым. 9 нчы сыйныфта укыганда, «Ялкын» журналында археолог Равил абый Фәхретдиновның Сувар шәһәре турындагы мәкаләсенә тап булдым. Археология турында биредә күбрәк язылган иде. Бу «серле» фәнгә кызыксынуым тагын да артты. Ә инде 1968 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга кергәч, башым күккә тиде – биредә археология фәнен дә укыталар икән. Укытучыбыз – профессиональ археолог Елена Александровна Халикова! Соңыннан җәй көне Биләргә практикага киттек. Җитәкчебез – профессор Халиков! Менә шул чакта инде мин бу фәнгә чынлап торып гашыйк булдым. Хыялым археолог булу иде. Ел саен җәйге каникулда экспедицияләргә йөреп, күп нәрсәләргә өйрәндем. Археология белән җитди кызыксынуымны сизеп, Альфред Хәсән улы мине 1974 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология һәм этнография бүлегенә эшкә чакырды. Эшләдем һәм бер үк вакытта аспирантурада да укыдым. Быел менә минем археолог булып эшли башлавыма ярты гасыр була. Үзенә күрә бер юбилей!
Күрәсез, мин педагогия институтына тарих укытучысы булам дип кергән идем, язмыш миннән археолог ясады. Хәзер археолог булам дип хыялланган егет-кызларга җиңелрәк кебек: Татарстан Фәннәр академиясе каршында махсус Археология институты бар. Аның фәнни хезмәткәрләре КФУда белем алучы тарихчы-студентларга археология фәне нигезләрен өйрәтәләр, казу эшләрен үткәрү методикасы, таш гасыры, бронза гасыры, тимер гасыры, урта гасырлар археологиясе буенча махсус курслар укыйлар. Аспирантурага алар инде ярыйсы гына әзерлекле булып керәләр. Яшь археологлар өчен 2016 елдан башлап Болгарда җәй көне бер айлык Халыкара археология мәктәбе эшләп килә. Бирегә егермеләп илдән килгән яшьләр тәҗрибәле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, практикумнар үтә. Узган ел бу мәктәп Үзбәкстанда (Сәмәрканд, Бохара) үткән иде, быел яшь галимнәрне Кыргызстанга алып барырга планлаштырып торабыз.
Республикабызда әле бик күп археологик истәлекләр тиешенчә өйрәнелмәгән. Өметебез – яшьләрдә.
– Фаяз ага, соңгы елларда археологларыбыз, Татарстан белән генә чикләнмичә, чит өлкәләрдә, хәтта чит илләрдә дә казу эшләре үткәрә икән дип ишеткәлибез. Тулырак мәгълүмат бирә аласызмы?
– 1950–1960 елларда ук инде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының А.Х.Халиков җитәкчелегендәге экспедициясе Марий Эл Республикасында һәм Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсендә, 1980 елларда исә Пенза өлкәсендә эшләп алган иде. Анда галимнәребез фин-угор халыкларының, башлыча мариларның һәм мордваларның, борынгы һәм урта гасырлар чорына караган каберлекләрен, торак пунктларын өйрәнде.
Бүгенге көндә Археология институты галимнәренең тикшеренү географиясе шактый киңәйде. Билгеле булганча, 1990 еллардан башлап Россиядә Алтын Урда тарихы белән кызыксыну көчәйде. Сәясәт белән бәйле элеккеге штамплар юкка чыкты, яңа концепцияләр барлыкка килде. Шуның белән бәйле рәвештә археологларыбыз тарихлары башлыча Алтын Урда чорына караган Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек ише «үзебезнең» шәһәрләрдән тыш, шул чор истәлекләрен Саратовта (Үкәк), Әстерхан, Волгоград өлкәләрендә (Сарай әл-Бату, Сарай Бәркә), Төньяк Кавказда (Маҗар, Ставрополь крае), Кырымда (Каффа), хәтта Монголия җирлегендә (Бай-Балык) казып өйрәнәләр. Соңгы ике-өч елда без ЮНЕСКО тарафыннан хупланган халыкара проект буенча Бөек ефәк юлында урнашкан урта гасыр шәһәрләрен тикшерү өчен Кыргызстан һәм Үзбәкстан Республикаларында эш башлап җибәрдек. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Россиянең төрле шәһәрләрендә (Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа, Ижау, Әстерхан, Саратов, Самара, Барнаул, Владивосток һ.б.) һәм чит илләрдә (Монголия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Болгария, Төркия һ.б.) халыкара конференцияләр үткәрелә. Аларда безнең яшь галимнәребез дә теләп катнаша.
– Яшь галимнәр турында сүз алып барганда, археологиядә буыннар алышынуы, XIX йөздән үк килгән бай традицияләрнең бүгенге көннәрдә ни рәвешле дәвам иттерелүе турында да ишетәсе килә. Сезнең эшләрне дә бит инде фән дөньясында шактый киң танылу алган шәкертләрегез дәвам итә.
– Үзең яраткан, намус белән хезмәт иткән фәнеңә лаеклы яшьләрне тарту, күпьеллык тәҗрибәңне аларга тапшыру өлкән буын галимнәренең изге бурычы дип саныйм мин. Археологиягә күңеле яткан талантлы яшьләрне табу безгә артык кыен түгел. Алар белән лекцияләрдә генә очрашып калмыйбыз, экспедицияләрдә бергә эшлибез, археология түгәрәгенә йөрүчеләр белән җәйге казулар вакытында тупланган табылдыкларны өйрәнәбез, шулар нигезендә язылган докладлар белән студентларның Бөтенроссия конференцияләрендә катнашабыз. Казан федераль университеты һәм Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларының чыгышлары һәр елны иң югары бүләкләргә лаек була.
Шәхсән үземә килгәндә, экспедицияләрдә мин үзем күбесенчә өлкән сыйныф укучылары һәм 1 нче курс студентлары белән эшләргә ярата идем. Археология фәненең серләренә төшенү шул чордан башланып китәргә тиеш дип саныйм. Археология ул – романтика гына түгел, авыр хезмәт. Казу эшләре җәй буена сузыла торган Биләр экспедициясендә, мәсәлән, ай саен 80–100 кеше эшли иде. Аларны бит ашатырга-эчертергә, тору-куну урыннары, эш кораллары белән тәэмин итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы шартларда инде кемнең кем икәнлеге тиз беленә. Үз эшең белән кызыксынучыларны тиз абайлап аласың һәм игътибарны күбрәк шуларга юнәлтәсең.
Менә шундый егетләрдән үсеп чыкты инде шәкертләрем. Арадан берсе – бүгенге көндә А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Наил Гатиятулла улы Нәбиуллин – Биләргә беренче тапкыр 7 нче сыйныфны тәмамлагач ук килгән иде. Университетта белем алганнан соң, ул минем тәүге шәкертем булды. Мин аңа үзем өйрәнә башлаган Җүкәтауны калдырдым. Казан Кремлендә эшләгән чорда педагогия университеты студенты Айрат Ситдыйковны «таптым» һәм соңыннан шул талантлы егеткә зур өметләр белән Казан археологиясен өйрәнүне тапшырдым. Кандидатлык диссертацияләрен икесе бер үк көнне һәм бик уңышлы якладылар.
«Казан Кремле» экспедициясендә мин тагын күңелемә хуш килгән булачак ике шәкертем белән таныштым. Хәзер аларның икесе дә – тарих фәннәре кандидатлары. Зөфәр Шакиров – бүгенге көндә Биләр тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры, Ринат Вәлиев – Археология институтының әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре.
Бер шәкертем – бик булдыклы егет Альберт Нигамаев мине Пермь дәүләт университетында укыганда үзе эзләп тапкан иде. Хәзер КФУның Алабуга институтында һәм Чаллы дәүләт педагогия университетында доцент, докторлык диссертациясен төгәлләп килә.
Урта мәктәп укытучысы, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты тиктормас Нурулла Гариф турында тукталып, сөйләп тә тормыйм, татар дөньясында аны белмәгән кеше юк инде. Ике яшь шәкертем Киров шәһәреннән, шул яклардагы элгәреге рус шәһәрләре археологиясен өйрәнәләр, әле диссертацияләрен якларга өлгермәделәр. Шәкертләрем – якын дуслар, бер-берсенә ярдәм итешеп торалар – шунысы куандыра.
Минем горурлыгым – әлбәттә, Айрат Габит улы Ситдыйков. Ул Археология институты директоры вазифаларын башкара, республикабызның иң югары бүләкләренә лаек булган егет. Әле күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайланды. Күреп торасыз, мактанырга хакым бар!
– Сөенечегезне уртаклашабыз, Фаяз абый. Әңгәмәбезнең ахырында Сезгә милләтебезне, телебезне саклау белән бәйле бер сорау биреп куясым килә. Сезнеңчә, археология фәне бу гаять катлаулы проблеманы уңай хәл итүдә нинди роль уйный?
– Ничә еллар инде телебез бетә дип офтанабыз. Тел бит – милләтнең төп билгесе. Моңыбыз да, халкыбызның борынгыдан килгән милли традицияләре дә югала бара. Хәлләребез мөшкел – моны танырга кирәк! Моңа кадәр телебезне саклап калуда төп роль гаиләгә бирелә иде. Әмма гаиләдә бала аралашу теленә генә өйрәнә ала. Әдәби телгә мәктәптә өйрәтелә. Күреп торасыз: республикабызда татар мәктәпләренең саны да кими. Нишләргә? Минемчә, безгә шушы хәлдән чыгу өчен югарыда утыручы җитәкчеләребезгә катгый таләпләр куя башларга кирәк. Күп нәрсәләр аларга бәйле. Милли-төбәк компонентын бит мәктәп программаларыннан укытучыларыбыз түгел, депутатларыбыз чыгарып ташлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшыру мөмкинлеге дә югарыдагы җитәкчеләребезнең карары белән эшләнде. Алардан бу мәсьәләләргә яңадан кайтуны таләп итәргә кирәк. Конституция кысаларында!
Археологиягә килгәндә шуны әйтә алам: без халкыбызның борынгы һәм урта гасырлар тарихын, дәүләтчелеген өйрәнәбез. Борынгы бабаларыбыз үз дәүләтләрен русларга кадәр үк төзегән, аларда язмачылык та, шул язмачылыкка нигезләнгән поэзия дә элегрәк барлыкка килгән. Аны юкка чыгара алмыйлар. Укучыларыбызга шушы фактларны һәм фикерне гел исләренә төшереп торырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, татар халкы һәм Татарстан тарихы мәктәпләрдә укытылырга тиеш. Болгар цивилизациясе музеена экскурсияләрне ешрак оештырсыннар. Менә шул вакытта балаларда үз тарихыбызга, телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт уяныр.
Әңгәмәдәш – Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИРОВ фотосы





Комментарийлар