РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа кадр
Алексей Владимирович Лопатин Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнде.Кыскача белешмә:Алексей Лопатин 1971 елда дөньяга килгән.1993 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү...
Алексей Владимирович Лопатин Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнде.
Кыскача белешмә:
Алексей Лопатин 1971 елда дөньяга килгән.
1993 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, геология-минералогия фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе корреспондент-әгъзасы.
2006 елдан 2015 елга кадәр А.А. Борисяк исемендәге Палеонтология институтында фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
2015 елдан Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.
Комментарийлар