Родион Скрябин: "Ничек ябыгырга?", "үлгәч ни булачак" кебек хештеглар җәлеп итә"
Бүген Түбән Кама шәһәрендә Media Proof – 2017 форумы үткәрелде. Татарстанга Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән 400 ләп катнашучы җыелды. Журналистлар каршында танылган медиа вәкиллә...
Бүген Түбән Кама шәһәрендә Media Proof – 2017 форумы үткәрелде. Татарстанга Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән 400 ләп катнашучы җыелды. Журналистлар каршында танылган медиа вәкилләре чыгыш ясады.
"Лайфхакер" бизнесын үстерү буенча директор Родион Скрябин инстаграмда ничек итеп меңәрләгән язылучы җыеп булуы хакында сөйләде. "Иң беренче чиратта, кешеләрне җәлеп итү өчен, кызыклы хештеглар уйлап табарга кирәк. Мәсәлән, "ничек ябыгырга?", "үлгәч ни булачак?" теглары белән урнаштырылган видеолар иң күп карау җыйды. Форум катнашучылары танылган блогер, Sports.ru порталының редакторы, вДудь YuTube-каналының авторы Юрий Дудьның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Ул ничек итеп танылган шәхесләргә кыен хәлдә калдыра торган сораулар бирергә, ничек итеп региональ журналистиканы алга җибәрергә-шулар хакында сөйләде. Татарстанның башкаласы - Казан шәһәрен яратуы хакында әйтте. "Əлеге мәхәббәткә татар кызларын яратуым да зур сәбәп булып тора", - диде, блогер елмаеп.
Комментарийлар