Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия фәненең 300 еллык тарихы турында конференциядә фикер алышачаклар

16 сентябрь ТР Фәннәр академиясендә «Илебез академия фәненең XVIII - XIX гасырларда Россия дәүләте үсешенә керткән өлеше» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Ул Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуның 300 еллыгына һәм Император Казан университеты ачылуның 220 еллыгына багышлана.

Конференцияне ачу һәм күргәзмә проектын тәкъдим итү 10.00 сәгатьтә узачак. Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Елисаветинск-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Анна Громова, РФА академигы, Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян, К(П)ФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Врио Раил Фәхретдинов чыгыш ясаячак.

Чараны оештыручылар: «Елисаветинск-Сергиев агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, РФА Гомуми тарих институты, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Милли музее.

ТР Мәдәният министрлыгы сайты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ