Россия вузларында яңа үрнәктәге дипломнарны 2027 елдан бирә башлаячаклар
2027 нче елда яңа югары белем бирү системасын сынау проектында катнашучы вузларның беренче чыгарылыш студентлары яңа үрнәктәге дипломга ия булачак.
Яңа документта «бакалавр» дигән гомуми квалификация урынына конкрет квалификация күрсәтеләчәк. Ул уку программасына, әзерлек юнәлешенә һәм белем дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә. Квалификацияләр исемлеген вузлар белем бирү һәм һөнәри стандартларны исәпкә алып төзиячәк.
Югары белем бирүнең яңа моделен сынау проекты 2023 елда старт алды. Хәзер анда Россиянең 17 югары уку йорты катнаша.
Яңа система буенча студентлар 4-6 ел дәвамында төп югары белем алачак. Аннан соң студентлар бер-ике ел дәвамында махсуслаштырылган программада укуын дәвам итә алачак.





Комментарийлар