Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә ана капиталы күләме артачак

Россиядә ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Думаның берничә фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балалары туган гаиләләргә ана капиталы күләмен 1 млн сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә торган закон проектын әзерләгәннәр. Документ текстын Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов бастырып чыгарган.

Ул инициативаның фракцияара булуын, аны инде ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» депутатлары имзалаганын әйткән, дип яза "Татар-информ".

«2025 елның 1 февраленнән башлап беренче балага ( уллыкка алынган) 756 712 сум түләнә. Икенче бала туган (уллыкка алынган) очракта, 2025 елның 1 февраленнән башлап, беренче бала 2025 елның 1 февраленнән туган (уллыкка алынган) очракта, ана капиталы күләме 243 288 сумга арта һәм 1 млн сум тәшкил итә», – диелә документ текстында.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ