Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә халык саны кимегән

Узган елда Россия халкы якынча 244 меңгә кимегән

2024 елның 1 гыйнварына Россиядә халык саны 146,204 млн булган. Ел дәвамында илдә даими яшәүче гражданнарның саны 243,8 меңгә (0,17 процентка) кимеде. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елда ил халкы 532,6 меңгә кимегән. Шул рәвешле, «тискәре динамика» быел акрынайды дип әйтергә мөмкин. Хәзерге мәгълүматларда шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүче Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр исәпкә алынмаган.

Россиядә халыкның артуы Мәскәү өлкәсендә (59,2 меңгә), Мәскәүдә (50,5 меңгә) һәм Төмән өлкәсендә (41,8 меңгә) күзәтелгән. Шул ук вакытта Кемерово һәм Түбән Новгород өлкәләрендә яшәүчеләр саны һәр төбәктә якынча 20 меңгә кимегән. Шулай ук Саратов (19 меңгә) һәм Свердловск (16 меңгә) өлкәләрендә яшәүчеләр саны кимүе теркәлгән.

Искәртик, илнең демографик дәрәҗәсен күтәрү һәм гаиләләргә ярдәм итү, шулай ук традицион кыйммәтләрне саклау өчен Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны  Гаилә елы дип игълан итте.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ