Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп бурычлар билгеләнде

Песошин республикада микроэлектроника кластеры формалаштырылуын әйтте, анда «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Казан һәм Әлмәттәге «Радиоприбор» заводлары, ICL, Иннополиста гамәлгә ашырыла торган проектлар һ.б. керә.

Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп бурычларның берсе – микроэлектроника һәм радиоэлектроника өлкәсендә проектлар булдыру һәм үстерү. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) попечительләр советының Казанда В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсендә узган утырышында шулай дип белдерде.

«Микроэлектроника һәм радиоэлектроника өлкәсендә проектлар булдыру һәм үстерү – илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп бурычларның берсе», – дип искәртте Премьер-министр. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, югары уку йорты 2023 ел ахырында «Комплекслы авиацион инженерия» алдынгы инженерлык мәктәбен булдыру өчен дәүләт ярдәме күрсәтү буенча федераль бәйгедә откан, аның кысаларында университет микроэлектроника өлкәсендә белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Песошин республикада микроэлектроника кластеры формалаштырылуын әйтте, анда «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Казан һәм Әлмәттәге «Радиоприбор» заводлары, ICL, Иннополиста гамәлгә ашырыла торган проектлар һ.б. керә. Премьер сүзләренчә, кластер эшендә республика югары уку йортлары һәм предприятиеләренең тыгыз бәйләнеше мөһим роль уйнарга тиеш.

«Без эш бирүчеләрне ихтыяҗ зур булган белгечләр белән тәэмин итү өчен барысын да эшләргә тиеш», –дип искәртте Песошин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында 2024 елны республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. 2023 елның 14 сентябрендә ул шул хактагы указны имзалады. РФ Президенты Владимир Путин Россиянең технологик суверенитетка ирешергә тиешлеге турында күп тапкырлар әйтте. Элегрәк РФ вице-премьеры Андрей Белоусов дәүләт башлыгы белән очрашу вакытында технологик суверенитет турында «уникаль закон» булдыру хакында сөйләгән иде.

Чыганвак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ