Россия халкы БДИ системасына үзгәреш кертергә теләми
Август башында Рособрнадзор, БДИ системасына нинди үзгәрешләр кертергә кирәк дип, онлайн-сораштыру үткәргән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, илдә яшәүчеләрнең 46 проценты, БДИ ничек бар, шулай калсын, диг...
Август башында Рособрнадзор, БДИ системасына нинди үзгәрешләр кертергә кирәк дип, онлайн-сораштыру үткәргән иде.
Аның нәтиҗәләре буенча, илдә яшәүчеләрнең 46 проценты, БДИ ничек бар, шулай калсын, дигән фикердә. Сораштыруда катнашучыларның 15 проценты имтиханнан тест өлешен алып атырга тәкъдим иткән. Халыкның 9 проценты, күп кенә предметлар буенча укучыларны телдән дә сынап карарга кирәк, ди. Тавыш бирүчеләр БДИ вакытында ярты сәгатьлек ял оештырып алуны да хуплаган. Бу тәкъдим сораштыруда катнашучыларның 34 процентына ошаган.
Комментарийлар
0
0
бдины тәрҗемә итергә кирәк. хәтерләвемчә, ул сораштыруда андый фикерне әйтү мөмкинлеге юк иде. менә монда тавыш бирү формасында шул фикерне белгертә аласыз: https://vk.com/wall-28013424 156 . Автор: К. Динар
0
0