Россиялеләргә көнкүреш техникасын һәм компьютерларны ташлауны тыячаклар
Узган елда терекөмешле лампалар, термометрлар, шиннар, телефоннар һәм аккумуляторларны, шул исәптән 182 товар ташлауны тыю законы гамәлгә кергән иде. Быел бу исемлек тагы да тулыландырылды. 2022...
Узган елда терекөмешле лампалар, термометрлар, шиннар, телефоннар һәм аккумуляторларны, шул исәптән 182 товар ташлауны тыю законы гамәлгә кергән иде. Быел бу исемлек тагы да тулыландырылды. 2022 елның 1 мартыннан көнкүреш техникасын, компьютерларның системалы блокларын, каты дискларны чүп контейнерларына ташлау тыела. Кулланылмый торган әйберләрне утильләштерүгә тапшырырга кирәк булачак, дип хәбәр биргән «Парламентская газета».
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, хәзер шиннар, төзелеш калдыклары, агач һәм куаклар, үлән, химик матдәләр, медицина калдыклары һ.б. ны чүп контейнерларына ташларга ярамый. Дөресрәге, аларны зур габаритлы калдыклар өчен мәйданчыкка куярга кирәк булачак. Март аеннан көнкүреш техникасын һәм компьютерларны җыю пунктларына, турыдан-туры чүп операторларына яки кибетләргә тапшырырга туры киләчәк.
Чүп-чар белән эш итү кагыйдәләрен бозган, тиешсез урыннарга ташлаган өчен 4 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Ә компанияләр өчен штраф күләме100–500 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Комментарийлар