Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынга чыкты

Рәис билгеләп үткәнчә, республика «Студентлар стартабы» (442 проект) конкурсында җиңүчеләр саны буенча абсолют рекордчы булды. Боларның барысы да төбәкне фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынга чыгарырга мөмкинлек бирде.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше буенча гомуми рейтингында икенче урынга чыкты. Моңа республиканың югары уку йортлары активлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетадагы сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең халыкара күзәтчелек советы утырышында белдерде.

«Республикада «Фән һәм университетлар» илкүләм проектында каралган мәгариф һәм тикшеренү инфраструктурасының барлык объектлары уңышлы эшләве турында еш сөйлибез. Узган ел аларның исемлеге тагын 2 алдынгы инженер мәктәбе белән тулыланды», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Алдынгы инженер мәктәбе Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм Казан илкүләм тикшеренү-техник университетында эшли башлады. «Үз чиратында, Татарстан территориясендәге алдынгы технологик университет «Приоритет 2030» программасының махсус өлешендә катнашучылар составына керде», - дип дәвам итте Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республика «Студентлар стартабы» (442 проект) конкурсында җиңүчеләр саны буенча абсолют рекордчы булды. Боларның барысы да төбәкне фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынга чыгарырга мөмкинлек бирде.

«Планетадагы сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» фәнни үзәге гамәлгә куелганда ук халыкара дәрәҗәдәге тикшеренү платформасы буларак каралды. Татарстан галимнәре һәм сәнәгате авыр чыгарыла торган углеводород чималы запасларын үзләштерү өлкәсендә уникаль белемгә ия. Монда Ромашкино нефть ятмаларын озак эксплуатацияләү ярдәм итте.

Миңнеханов аңлатканча, Россиядә зур нефть ятмаларының күп өлеше хәзер эшкәртүнең соңгы стадиясендә. Шуңа күрә «хәзерге вакытта дөньяның күп нефть чыгаручы илләрендә бу белемгә һәм тәҗрибәгә ихтыяҗ зур».

Утырыш 2023 ел нәтиҗәләренә, шулай ук программаны гамәлгә ашыру һәм яңа чорга үзәкне булдыру планына төзәтмәләр кертүгә багышланган иде. Аерым алганда, халыкара күзәтчелек советы составына үзгәрешләр расланды, дип яза «Татар-информ».

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ