Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа боз сараен ачты

Түбән Камада яңа боз сарае барлыкка килү - шәһәрне үстерүдә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов объектны ачу тантанасында әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Монда хоккейчылар өчен дә, фигуралы шуучылар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Тулаем алганда, бу объект ярдәмендә Түбән Кама халкы үз балаларын спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә алачак», - диде республика җитәкчесе һәм символик рәвештә алканы ыргытты.

Спорт комплексында ясалма бозлы ябык шугалак, тренажер залы, һәрберсе 25 урынлы 4 чишенү-киенү, табиб һәм процедура бүлмәләре, шулай ук тренерлар һәм хөкемдарлар өчен бүлмәләр каралган.

Татарстан Рәисе шулай ук яңа объектны карады һәм яшь следж-хоккейчылар белән аралашты, аларга киләчәктә спорт уңышлары теләде. Яңа боз сарае базасында «Ак Барс» академиясенең балалар хоккей мәктәбе эшләячәк. Анда 150 яшүсмер кабул ителгән, киләчәктә 11 яшь буенча төркемнәр җыю планлаштырыла. Бүген яшь хоккейчылар белән 3 тренер шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Әлмәткә эш сәфәре белән барды. Анда Югары нефть мәктәбенең укыту-лаборатория корпусында булды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ