Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды
Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы, журналист, Татарстан республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды.
Бүген 26 декабрьдә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы каһарманы, журналист, Татарстан республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип Шамил Усмановның тууына 125 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тулу уңаеннан театраль-музыкаль кичә узды. «Сынган канат» дип аталган спектакльдә рольләрне Галиәскәр Камал театры артистлары күрсәттеләр. Пьесаны драматург Хәбир Ибраһимов әдәби кичә өчен махсус язган.
“Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли.” 1927 елның 7 ноябрендә радио татар телендә сөйли башлый. Бу - хәзерге Тинчурин театры бинасыннан Шамил Усманов тавышы була.
Рәсми чыганакларга караганда Шамил Усманов Пенза өлкәсендә туган. 1906 елда аның әтисе гаиләсен ияртеп башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургка күчеп, «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшкә урнаша. Шамил шул мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары һөнәр училищесын тәмамлап, 1917 елгы Февраль вакыйгаларына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гурьевка туку фабрикасында слесарь булып эшли. Революцион рухлы эшчеләр арасында кайнау яшь егетнең дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый.
Гражданнар сугышы елларында ул татар укчылары бригадасын җитәкли, совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәшә. ТАССРны оештыруда катнаша. 1925 елда Мәскәүдә милли хәрби уку йортлары комиссары итеп билгеләнә.
1927 елдан Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе була, Казанда радиостанциягә нигез сала. 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
Ш.Усманов – әдәбият мәйданына турыдан-туры Гражданнар сугышы эченнән, совет хакимияте өчен көрәшкән кызыл гаскәриләр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары Гражданнар сугышының иң кызган чорында языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри. Шулай ук Ш.Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әдипнең хикәя һәм повестьлары да, нигездә, революция, Гражданнар сугышы, совет хакимияте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. «Памирдан радио» исемле хикәясе исә — татар әдәбиятында фантастик алымнар кулланып язылган кызыклы әсәрләрнең берсе.
Ш.Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел – эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләр белән дә егерменче-утызынчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.
Шамил Усмановның шәхси язмышы аянычлы. Шәхес культы чорында, 1937 елның 7 апрелендә, ул бер гаепсезгә кулга алына, берничә ай Казанның Пләтән төрмәсендә һәм Черек Күл изоляторында утыра. Кайбер мәгълүматлар буенча, аны сорау алу вакытында НКВД жәлладлары кыйнап үтерәләр. Халкы өчен янып яшәгән Шамил Усмановның да ялкыны беркайчан сүнмәс.
Милли музей филиалы -Татар китабы йортында Ш.Усмановка багышланган «Памирдан радио» күргәзмәсе 25 гыйнварга кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә Татар китабы йорты телеграм-каналында.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар