Санкт-Петербургта татар теленә үзөйрәткеч китабы тәкъдим ителде
Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабын Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә Максим Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дип аталган китабының презентациясе узды. Бу хакта конгресска сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
12 дәрестән торган басмада татар теленең мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла. Темаларның махсус рәвештә төзелгән тәртибе материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар