Логотип Магариф уку
Цитата:

«Саумы, Казан!» бәйгесе башлана

«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Апрель аенда «Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Быел анда декоратив-гамәли сәнгать осталары катнаша алачак. Төп тема – борынгы Казанның легендалары һәм мифлары, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, конкурска 18 яшьтән өлкәнрәк осталар кушыла ала. Эшләр ике яшь категориясендә бәяләнәчәк: 35 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Катнашучылар җиңү өчен дүрт юнәлештә көч сынашачак: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, керамика һәм челтәр бәйләү.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Эшләрдән күргәзмә оештырылачак, аларны БРИКС саммиты кунаклары да күрә алачак. Шулай ук җиңүчеләрнең эшләрен үз эченә туплаган буклет чыгару да планлаштырыла. 

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ