Сәләт форумының яңа сменасы старт алды
25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы старт алды. Форумда барлыгы 2 мең кеше катнаша: аларның күбесе фән олимпиадалары һәм к...
25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы старт алды.
Форумда барлыгы 2 мең кеше катнаша: аларның күбесе фән олимпиадалары һәм конференцияләре җиңүчеләре. Форумның географиясе дә бик киң: Татарстанның барлык районнары, Рәсәйнең дистәләгән төбәге, якын һәм ерак чит илләрдән килгән сәләтле укучылар биредә. Клубларның вәкилләре 7 төркемгә бүленгән:
- Атилла төркеме (Vгасыр)
- Билге каган төркеме (Күк түрк каганаты ханы, VII гасыр)
- Кубрат хан төркеме (Бөек Болгар ханы – Кодракның әтисе, VIIгасыр)
- Аспарух төркеме (Дунай болгарлары ханы, Кубратның улы, VIIгасыр)
- Кодрак хан төркеме (Биләрне төзүче хан, VIIгасыр)
- Алмуш хан төркеме. (Xгасырда Исламны кертүче хан)
- Илһам хан төркеме. (Биләрнең соңгы ханы, XIII гасыр).
Форумның 2-нче сменасының төп темасы – «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект».
“Быел Форум беренче тапкыр 2 сменада үтә. Бу юлы Форумда «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә ял итүче «Сәләт-Санак» компьютер аланы сәлкешләре, «Звездный» базасыннан килгән «Сәләт-Эшмәкәр» сменасы, Татарстан, Башкортостан, Самарада урнашкан Сәләт клублары әгъзалары катнаша”, - ди укытучы-методист Зөһрә Насыйбуллина.
Казан кызы Зөһрә “Сәләт”тә инде 15 ел. 2005 елда ул биредә беренче тапкыр “сәлкеш” буларак катнаша. 2010 елдан әйдаманнар рәтендә. Ул “Сәләт-Шәхес”, “Сәләт-Бөгелмә” аланнарында өлкән әйдаман, соңрак укытучы –методист буларак катнаша.
Комментарийлар