Сергей Карпов: "Безгә социаль эффект кирәк"
Media Proof форумы дәвам итә. Буген иң беренче булып катнашучылары алдында "Такие дела" портальның махсус проектлар бүлеге житәкчесе Сергей Карпов чыгыш ясады. Ул журналистларга "Нужна помощь...
Media Proof форумы дәвам итә. Буген иң беренче булып катнашучылары алдында "Такие дела" портальның махсус проектлар бүлеге житәкчесе Сергей Карпов чыгыш ясады. Ул журналистларга "Нужна помощь" һәм "Жили-были" хәйрия проектлары хакында сөйли.
"Без классик медиа тугел. Массакуләм мәгълүмат чарасы буларак та теркәлмәгән. "Такие дела"ның максаты- кин аудиториягэ ярдәмгэ мохтаҗ кешеләр турында мәгълүмат житкерү. Без узебезнең роликлар, язмалар аша халыкның күңелен йомшартып, мохтаҗларга ярдәм итү учреждениелары өчен акча җыябыз. "Жили-были" проекты 2016 елның март аенда тормышка ашырыла башлады. Без танылган кешеләрдән беркемгә билгеле булмаган йортсыз-җирсез кешеләр хакында некрологлар яздырып алдык. Аларны аниме форматында сайтка урнаштырдык. 4 минут бара торган әлеге роликларны 60% кеше карый. Безнең өчен кулланучыларның аларны ахырына кадәр каравы мөһим. Безгә социаль эффект кирәк", - ди Сергей Карпов.
Комментарийлар