Шагыйрь Зөлфәтне искә алып
Татарстанның Милли музеенда күренекле татар шагыйре Зөлфәтне искә алу кичәсе үтте. Анда шагыйрьнең каләмдәшләре, сәнгать осталары катнашты. Рәдиф Гаташ, Камил Кәримов, Газинур Морат, Фоат Гал...
Татарстанның Милли музеенда күренекле татар шагыйре Зөлфәтне искә алу кичәсе үтте. Анда шагыйрьнең каләмдәшләре, сәнгать осталары катнашты. Рәдиф Гаташ, Камил Кәримов, Газинур Морат, Фоат Галимуллин, Розалина Шаһиева Зөлфәт турында истәлекләрен сөйләде. Камал театры артистлары Хәлим Җәләй, Илдус Әхмәтҗан аның шигырьләрен тамашачыга җиткерде. Наилә Хөсәенова җитәкчелегендә флейтачы балалар ансамбле чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Флейтачылар арасында шагыйрьнең нәберәсе Нәфисә Хәлилова да бар иде. Тагын бер нәберәсе Кәримә Маликованың “Шатлык” балалар ансамблендә биюче булуы шагыйрь нәселенең татар сәнгатенә тугрылыгы турында сөйли.
Әлеге кичәдә “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады, Зөлфәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Тамашачылар фикер алышканда аңардан журналда татар әдәбиятына лаеклы урын бирүен үтенделәр.
Комментарийлар