«Табигать баласы» конкурсы тәмамланырга бер ай вакыт калды!
"Табигать баласы" конкурсына килгән рәсемнәрнең күпчелеге "Дүрт аяклы дусларыбыз" номинациясенә тәкъдим ителә. Чираттагы рәсем Карадуван балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Илүзә Хафизовадан килде. Тәр...
"Табигать баласы" конкурсына килгән рәсемнәрнең күпчелеге "Дүрт аяклы дусларыбыз" номинациясенә тәкъдим ителә. Чираттагы рәсем Карадуван балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Илүзә Хафизовадан килде. Тәрбиячесе - Эльмира Галимова.
Исегезгә төшерәбез: конкурс, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дүрт номинация буенча үткәрелә.
6 яшьтән 10 яшькә кадәр катнашучылар өчен:
"Минем гаиләм табигатьне саклый",
"Дүрт аяклы дусларыбыз",
11 яшьтән 16 яшькә кадәр катнашучылар өчен:
"Табигать язмышы - безнең язмыш",
"Кеше - табигать баласы".
Рәсемнәр 30 августка кадәр кабул ителә.
Комментарийлар