Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбияви китапка ия булдык

Педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы, авылдашыбыз Җәүдәт Хөсәенов мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә тора.

 Туган якнын шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән авылдашыбыз Җәүдәт абый Кече Чынлы урта мәктәбе китапханәсенә үзенең күпсанлы китапларын бүләк итте.
 

https://sun9-68.userapi.com/impg/9-GIZphp2Wdt_EDvZCNnAz0fIiYXFmpbLp28TA/TUPmwWpLSps.jpg?size=604x400&quality=95&sign=ebeed08c43079ecf4d33ce96cd906332&c_uniq_tag=RL312uDQb3eqi92ZEfJq4ZF14iiqZO6pQuQv7jLiQgU&type=album

Аның 2023 елда дөнья күргән "Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң" дигән китабы аеруча мактауга лаек. Әлеге китапта авторның төрле елларда язылган кызыклы фикерләре, канатлы сүзләре, афоризмнары тупланган. Әлеге китаптан, 4 нче  сыйныф укучылары белән берлектә "Кешене кеше итүче – тәрбия" дигән бүлектән  балалар холкына акыл, зиһен өсти торган тирән фикерләр белән таныштык һәм фикер алыштык. Белем алу процессы белән беррәттән акыл хезмәте культурасы һәм акыл дисципланасы да тәрбияләнә. Балаларда китапка дәрт уятмыйча торып, бала хәзерге заман дөнья культурасын, интеллектуаль һәм эмоциональ камиллекне аңлый алмыйлар. Китап исә үзлегеңнән белем алуга ихтыяҗ барлыкка китерә һәм аны үстерүгә без бик зур әһәмият бирәбез. Югарыда искә алынган китап, һичшиксез, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйнаячак. Җәүдәт абыйга яңа иҗади унышлар телибез һәм олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Материал, фото: Кече Чынлы урта мәктәбенең тәрбиячесе Мөдәрисова Р.Р. һәм китапханәчесе Хөсәенова Р.А.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ