«Тарихны ике шәхес белән чагыштырып өйрәнү мөһим»
Башкалабызда узган «Минем тарих - Россия» исемле федераль форумда чыгыш ясаучылар арасында Россия мәгариф үсешенең яңа формалары фондының методик идарә башлыгы Андрей Лукутинның чыгышы хәт...
Башкалабызда узган «Минем тарих - Россия» исемле федераль форумда чыгыш ясаучылар арасында Россия мәгариф үсешенең яңа формалары фондының методик идарә башлыгы Андрей Лукутинның чыгышы хәтергә аеруча уелып калды. Тарих дәресләрен бала күңелендә тирән һәм кызыклы итеп истә калдыру өчен конкрет шәхесне өйрәнгәндә аны икенче бер тарихи шәхес яктылыгында тикшерергә кирәк, - диде ул һәм шушы концепциясен раслау өчен төрле кызыклы мисаллар китерде.
Андрей Владимир улы уздырган дәрес-лекцияне залда утырган бар халык йотылып тыңлады. Әйтик, Россия тарихын өйрәнгәндә, аны бөек Петр I дән башка берничек тә күзаллап булмый. Монда укытучы аның олуг реформатор булуын да, Россия Флотын төзеп, Европага тәрәзә ачканлыгын да, Россияне - империя, үзен император итеп игълан итүен дә сөйләп китә. Әмма Петр I гә кадәр бу бөек эшләргә аның абыйсы Федор Алексей улының нигез салуын беркем дә әйтергә уйламый. Югыйсә, Федор Романов бөтен Русның патшасы булып нибары 6(!) ел гына идарә итә, әмма Россия өчен биниһая олуг эшләр башкарырга өлгерә. Ул кечкенәдән рухи остазы, танылган философ Симеон Полоцкийдан тәрбия ала. Латынь, борынгы грек телен өйрәнә, музыкаль белем ала. 1676 елда патша итеп куелуга, 1678 елда Россиядә халык санын алу үткәрә, җан башыннан салым түләү кертә. Чиркәүләрдән тыш, дәүләт учреждениеләре өчен сарайлар төзетә, чиркәүнең дәүләт эшләренә тыкшынуыннан туктата, латынь, борынгы грек академиясе ача, анда укыту өчен чит илләрдән галимнәр чакырта. Бахчасарай килешүе нигезендә, Украинаның сулъяк ярын Россиягә куша, Балтыйк диңгезе буйларында саклану корылмалары төзетә. Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, Федор Алексеевич яшьли үлеп китә. Петр патша, дөресен генә әйткәндә, Федор Романов башлаган эшләрне югары дәрәҗәдә төгәлләп кенә куйган дисәң дә хак булыр.
Очрашу вакытында экранда И. Сталин, Г. Жуков портретлары белән янәшә ике тапкыр Советлар Союзы Герое бер маршалның рәсеме дә куелды. Әлбәттә, дәүләт җитәкчесе И. Сталинны һәм Җиңү маршалы Г. Жуковны танымаган халык калмады. Әмма бер генә кеше дә өченче хәрбинең исемен әйтә алмады. Ул исә маршал Чуйков булып чыкты. Ә үзебез күптән түгел генә зурлап герой - шәһәр Сталинградны азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Ә ул турыдан-туры шушы хәрби башлыкның исеме белән бәйле ләбаса.
Шундый чагыштыруга үзебезнең көннәргә якынрак бер мисал да китерде Мәскәү мөгаллиме. 1961 елда Юрий Гагарин галәмгә очкач, халык телендә «Гагарин елмаюы» дигән атама кергәнен күбебез хәтерли. Әмма ул елмаюны рәсми матбугат Юрий Алексеевичның көләч йөзен рус милләтенә хас булган эчкерсезлек белән бәйләде. Баксаң, Юрий Гагарин укыган сыйныф бөтенесе дә гел көлеп, елмаеп сөйләшкән һәм болай матур йөзле булырга аларны беренче укытучылары Нина Васильевна Кондртенкова өйрәткән. Авылда ул елмаюны әле дә «укытучы Нина Васильевна елмаюы» дип искә алалар икән.
Тарих сәхифәләре үзенең бөек шәхесләрен белгәндә генә телгә килә. Дәрес бирүнең мондый алымы барлык укытучыларга да ошагандыр дип уйлыйм.
«Казан ярминкәсе»ндә оештырылган «Минем тарих – Россия» исемле әлеге илкүләм могҗизаи тарихи чарага сокланырга гына мөмкин иде.

Комментарийлар