«Тархан» җиңүчеләре билгеле
Быел финалның төп темасы урта гасырда төрки халыклар тарихы иде.
24 апрельдә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының финалы узды. Анда Сарман, Арча, Чаллы, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарыннан мәктәп укучылары катнашты. Татарстан тарихын һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән чара гадәттәгечә үзләренең белемнәрен һәм тикшеренү күнекмәләрен күрсәтергә әзер булган талантлы һәм эрудицияле катнашучыларны җыйды. Быел финалның төп темасы урта гасырда төрки халыклар тарихы иде.
Беренче урынны Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Алсу Әбдиева яулады. Икенче урынга – Арча шәһәре 5нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Дилә Зөбәерова, өченче урынга Чаллы шәһәре 54нче гимназиясеннән Әлфир Кадыйров чыкты.
Марина Сөләйманова фотосы
Комментарийлар