Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гаиләсе корасың килсә

Мәскәү кызы Гөлнара белән читтән генә таныш булсам да, аны күреп сөйләшү, эч серләре белән уртаклашасым килү күңелгә тынгы бирмәде. Аның эш урыны татар сүзе белән башланып, йөрәккә якын булса да, штаб...

Мәскәү кызы Гөлнара белән читтән генә таныш булсам да, аны күреп сөйләшү, эч серләре белән уртаклашасым килү күңелгә тынгы бирмәде. Аның эш урыны татар сүзе белән башланып, йөрәккә якын булса да, штаб  дигәне хәрбиләрчә яңгырашы белән шикләндерә төшә иде. Әмма «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллинага шылтыратуымның беренче мизгелендә үк, аңардан: «Әйе,  тыңлыйм. Нәрсә хакында сөйләшербез икән?» дигән ягымлы тавышын  ишеткәч, күңелемне язгы кояш нурлары җылыткандай булды.
Сөйләшүебез Мәскәү  татарларының әлеге үзәк белән элемтәләре, ил буйлап сибелгән милләттәшләребезнең милли хисләрне саклап яшәүләре, шәһәр яшьләренең гаилә коруга заманча карашлары  хакында барды. Штаб дигәне моннан чирек гасыр элек  «Эшлекле кешеләр  клубы –16» дип аталган иҗтимагый оешма каршында  тернәкләнеп китә. Бүгенге көндә аның даирәсе тагын да киңәя, «Эшлекле кешеләр штабы – 16», «Татар яшьләре штабы», «Мәскәү өлкәсе штабы», «Мәскәү татар штабы» исеме белән эшчәнлекләрен төрле юнәлештә оештырып киләләр. Алай гына да түгел,  боларның һәммәсе дә «Татар һәм төрки халыклар  милли конгрессы» исеме белән бер канат астына кереп эшли башлады. Бу үз чиратында Россиянең  42 төбәгендә, хәтта Урта Азиядәге республикаларда да  үз вәкиллекләрен  ачарга мөмкинлек бирә.

– Бездән еш кына: «Татар штабы» татарлар өчен генәме, аның эшчәнлегендә башка милләт вәкилләре катнаша аламы?» – дип сорыйлар. Исеме татар булса да,  без үткәрә торган чараларга төрле халыкларның вәкилләре кайдан, нинди милләттән булуларына карамастан килә һәм катнаша ала. Бездә рус телендә аралашкан егет-кызлар да, өлкән яшьтәгеләр дә һәм төрле һөнәр ияләре күп килеп йөри.  Һәммәсе өчен ишекләр дә, күңелләребез дә ачык, – дип сүзен башлады  Гөлнара туташ. – Үзем – Казан татарлары кызы,  мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре  атнасына 2 – 3 сәгать кенә укытылган чорда үстем. Сүз дә юк, дәрестәге кыска вакытта шундый бай телебезне, әдәби мирасыбызны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Әмма дә татар гаиләсендә тәрбияләнгән кыз буларак, туган телдә иркен сөйләшә алам. Дөрес, югары уку йортында белем алганда, хәтта милләттәшләрем белән дә русча аралашырга туры килде. Кайберәүләр турыдан-туры: «Татарча сөйләшсәк, безне «авыл баласы» дип кабул итәрләр», – дия иде. Чынлыкта, халкыбызның тел байлыгын, үзенчәлекле, матур гореф-гадәтләрен гасырлар дәвамында «авылныкы»лар саклап килгән, алар арасыннан никадәр  танылган шәхесләр чыккан бит. Яшьлектә моны күпләр аңламый шул.
– Кызганыч, соңгы елларда   авылларда  да катнаш гаиләләр саны арта,   тел ягы аксый, милли традицияләр югала бара. Шәһәр җирлегендә, әйтик, Мәскәү төбәгендә татар гаиләләре кору, гомумән, мөмкин гамәл түгелдер, – дип, әңгәмәдәшемне бүлдерәм.
– Алай кырт кистереп әйтмәс идем, барысы да адәм баласының теләгеннән, ниятеннән тора. Безнең штабка төрле милләт вәкилләренә ишекләр ачык дип әйттем. Билгеле, килүчеләрнең күпчелеге татар егетләре һәм кызлары, алар арасында студентлар, төрле һөнәр ияләре бар. Бездә үзара аралашып, төрле мәдәни чараларда, эшлекле мәҗлесләрдә катнашып, алар бер-берләренең холык-фигыльләрен аңлыйлар. Соңгы елларда бер профессиядәге яшьләрнең парлашуын, гаилә корып, матур гына яшәп китүләрен күреп, сокланып торабыз. Татарлар арасында табиблар, IT-белгечләр байтак. Аларның гаиләләре дә нык, тотрыклы, дип әйтер идем. Безгә йөрүче булачак табиблар,  югары  курста укыган чакта ук,  «Киләчәктә кайда эшләрмен, хезмәт хакы югары булган ышанычлы клиникага урнашу мөмкинлеге юкмы икән»,  – дип  кызыксына башлый. Андыйларга без дә юнәлеш биреп җибәрәбез, безнең белән аралашучы өлкән буын татар табиблары да  аларга ярдәм кулы суза.

– Гөлнара туташ, белүемчә,  Сез дә югары уку йортында  IT-белгечлеге үзләштергәнсез, андый кешегә эшсез калу куркынычы янамыйдыр.  Әмма гаилә коргач, көннәр буе телефон, компьютер алдында утырган хатынны өнәп бетермәгән ирләр дә табыла. Сер булмаса, нинди һөнәргә ия һәм нинди милләттән булган ир-егетне  тормыш юлдашыгыз итеп сайлар идегез?
– Сорау бик четерекле, әмма мине булачак хәләл җефетемнең нинди һөнәргә ия булуы артык  борчымый кебек. Иң мөһиме – уңган, булдыклы, иманлы ир-егет  һәм үзебезнең Татарстаннан чыккан милләтебез вәкиле дә булса тагын да яхшы. Таныш татар кызлары арасында үз ярларын чит илләрдә, Төркия, Италия, хәтта Америкада тапканнары бар.  Аларның тормышлары, язмышлары белән мин якыннан таныш. Бер яктан, бәхетле яшиләр кебек, икенче күзлектән карасаң, туган җиреннән, әти-әнисеннән, якыннарыннан  аерылып яшәүләрен күреп, мин алай булдыра алмас идем, дим.  Халыкта бер әйтем бар: «Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил». Үземнең әти-әни дә югары белем алу нияте белән авылдан Казанга килгәннәр һәм, шунда бер-берләре белән кавышып, Казанда төпләнеп калганнар. Алар әле дә булса, туып үскән Сарман, Әлки якларын сагынып яши. Күңелләре тулганда, «Сарман» көен, халкыбызның моңлы җырларын сузалар, кайда гына булсалар да, татар радиосының тынып торганы юк.
– Әти-әниеңнәр  артистлар түгелдер бит, – дим.
– Юк, – ди Гөлнара туташ җитди кыяфәттә. – Алар – төгәл фәннәр һәм техника белән  мавыккан затлар. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад һәм механика бүлекләрендә белем алганнар.
– Кызларының ни өчен IT-белгечлек үзләштерүенең бер сере шунда яшеренгән икәнлеген хәзер аңладык. Мәскәүдә IT-клуб ачып җибәргәнсез икән, матур гына эшләп килүен дә ишетеп торабыз. Татар хатын-кызлары үзләренең ягымлы карашлары, тәмле телләре, татлы ризыклары белән генә түгел,  нинди эшкә алынсалар, шуны башкарып чыга алучы киңкырлы белгеч булулары белән дә сокландыра шул.
– Шулай булмаса татар кызы чит җирдә, чит илдә бер белмәгән кеше белән кавышып, гаилә корып җибәрердәй көчне үзендә таба алыр идеме икән? – ди Гөлнара туташ. –  Хатын-кызга зур вазифалар йөкләнгән. Шулардан берничәсенә генә тукталып үтәм. Бу – ана телен балаларына тапшыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, иманлы бала тәрбияләү. Дөресен әйтик:  хәзерге вазгыятьтә  моны тормышка  ашыру җиңел бирелми. Бу хакта без «Татар штабы»нда уза торган очрашуларда, төрле чараларда да гел сөйләшәбез, фикер алышабыз. Нугай татарларымы, Себернекеләрме, Дагстандагы кумык татарларымы, Башкортстандагы  милләттәшебезме –  барысын да бигрәк тә туган телне саклау мәсьәләсе борчый.
Татар халкының бай тарихлы язма мирасы, туган теле, милли  һәм дини бәйрәмнәре, килен төшерү йолалары, безне кавыштыручы, берләштерүче Сабан туе бабалардан әманәт булып калган. Боларны югалтырга  хакыбыз юк.  «Мәскәү татар штабы» әнә шуларны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы,  аның  төбәкләрдәге бүлекчәләре, Казандагы Халыклар дуслыгы йорты һәм  урыннардагы Диния нәзарәтләре белән тыгыз элемтәдә  эшчәнлеген алып бара. Халкыбызның телен, динен, гореф-гадәтләрен бер-берсеннән аерып карау дөрес булмас, алар гомер буе бер-берләрен тулыландырып  бардылар.
–   Имамнар белән очрашулар вакытында: «Үзе туры юлда булмаган ата-анадан иманлы бала туамы?» – дип сораучылар бар.
–  Бала бу дөньяга бер гөнаһсыз сабый булып аваз сала. Аның киләчәктә кем һәм нинди  булуы, әлбәттә, ата-анадан, ул яшәгән, эшләгән мохиттән  һәм үзеннән  тора. Очрашуларга  без дә имамнарны еш чакырабыз, алар безне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап бирә. Аларның  шәһәр шартларында  яшьләрнең үз парларын табу проблемаларына, гаилә кору, никахлашуга кагылышлы, ир белән хатын-кызның  бер-берләре,  балалары һәм ата-аналары алдындагы бурычлары хакындагы вәгазьләре – үзенә бер гыйлем чишмәсе. Рамазан аенда бергәләп оештырган ифтарлар яшәү мәгънәсен,  ярдәмгә мохтаҗларның, сәламәт булмаганнарның һәм бер-беребезнең хәлен ныграк аңларга этәргеч бирә. Ерак болгар бабалардан килгән ислам дине беркайчан да начарлыкка өндәмәгән һәм, гасырлар узгач та, үз асылын югалтмаган. Шуңа да без Татарстанда  барлык мөселман өммәте белән бергәләп Идел Болгарстаны дәүләтендә ислам динен кабул ителүгә 1100 тулуны билгеләп үттек. Бу илкүләм вакыйга гына булып калмады, әлеге чараларда бик күпләр катнашырга тырышты. «Мәскәүдәге татар штабы» да анда  үз өлешен кертте.
Изге Болгарда узган очрашулар, кыйблага  карап төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчетенә  нигез ташы салу, бергәләп җомга намазы укулар –  болар бары да халкыбызны, мөселман өммәтен ныграк  берләштерә төште кебек. Анда, һәр гаиләгә ныклы иман белән иминлектә яшәүне, һәр кешегә үзе яраткан хезмәтен башкарып, бәрәкәтле, сау-сәламәт гомер кичерүләрен теләп, балаларга, оныкларга – һәммәбезгә бәхетле, озын гомерләр насыйп булсын, дип җәмәгать белән дога кылдык.

Альберт САБИРОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ