Логотип Магариф уку
Цитата:

Март аенда «Мәгариф» журналына 110 ел тулды

Бүгенге «Мәгариф»нең башлангычы булган «Мәктәп» журналының беренче саны 1913 елның 21 февралендә «Сабах» ширкәтендә нәшер ителә. Журнал, 1914 елда да дәвам итеп, барлыгы 25 саны дөнья күрә. Журналның ...

Бүгенге «Мәгариф»нең башлангычы булган «Мәктәп» журналының беренче саны 1913 елның 21 февралендә «Сабах» ширкәтендә нәшер ителә. Журнал, 1914 елда да дәвам итеп, барлыгы 25 саны дөнья күрә. Журналның  редакторы – татар халкы, аның мәдәнияте-мәгърифәте өчен җан атып йөргән мөхтәрәм зыялыларның берсе Шиһаб Шәрәфетдин улы Әхмәров. Ул мәктәп-мәдрәсәләр өчен дөньяви фәннәр буенча дәреслекләр төзи, мәгариф проблемаларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләр яза. Журналны чыгаруда күренекле әдип, галим һәм педагог-журналистлар, Россиядәге атаклы мәдрәсәләрнең укытучылары, мәктәпләрнең иң тәҗрибәле мөгаллимнәре, зыялылар катнаша.

Журнал гаять күпкырлы һәм киң карашлы басма буларак таныла. Анда уку-укыту һәм белем-тәрбиягә кагылышлы хәбәрләр, фәнни, тарихи, икътисади мәкаләләр, мәктәп фәннәре һәм аларның программалары, мәктәп-мәдрәсәләребезнең тарихлары, мөселманнарның мәгариф эшләренә хөкүмәтнең мөнәсәбәте, сәнәгать һәм һөнәр мәктәпләре, дини мәсьәләләр, хатын-кыз мәгарифе, чит илләрдә мәгариф, дәреслекләр, яңа китаплар, матбугат яңалыклары, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре, тел белеме проблемалары күтәрелә. Шулай ук танылган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм хезмәтләре биреп барыла. «Мәктәп» журналы программа, дәреслекләр, уку китаплары хакында фикер алышулар оештыра, мөгаллимнәргә үзара хәбәрләшү өчен юл ача, аларның сорауларына җавап бирергә тырыша. Менә шундый киң тематик диапазонлы басма булганга күрә дә ул татар зыялылары арасында тиз арада зур абруй казанып өлгерә.
1914 елда башланып киткән бөтендөнья сугышы аркасында журнал чыгудан туктап кала.
1918 елның 7 ноябрендә «Мәктәп» журналының дәвамы буларак бүгенге «Мәгариф» журналының беренче саны дөнья күрә. Яңа басма «Мәктәп» башлап җибәргән тематик юнәлешләрне уңышлы дәвам иттерә. «Мәгариф»нең оештыручысы һәм беренче мөхәррире Галимҗан Ибраһимов була, Шиһаб Әхмәровның бу эштә аңа ярдәм итүе мәгълүм. Гражданнар сугышы чорында журнал эшен туктатып тора, 1921 елда кабат басыла башлый. Журналның тематик диапазоны киңәя, ул мәгариф өлкәсен генә түгел, әдәбият, мәдәният өлкәләрен дә колачлый башлый.
Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: нәкъ менә башлангыч чорыннан ук «Мәгариф» журналы татарның һәм Татарстанның фән-мәгариф үзәге ролен үти. Моның сәбәбе – журналның башында милләтпәрвәр галимнәр, мәгариф җитәкчеләре торуы. Әйтик, Татарстан Мәгариф комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе Гаяс Максудов – 1922 – 1925 елларда, Татарстан мәгариф комиссарлары Мөхәммәт Таһиров 1925 елда, Нәсих Мөхетдинов 1926 – 1930 елларда, Галә Ходаярова 1931 – 1932, Гыйрфан Биктаһиров 1932 – 1934, Шаһвәли Башкиров 1934 – 1937 елларда үзләре үк «Мәгариф»нең җаваплы редакторлары булып эшлиләр.
1920 елның маенда Татарстан Республикасы төзелү уңаеннан тикшеренү өлкәләре күпкә киңәя, махсус фәнни-тикшеренү җәмгыятьләре һәм үзәкләре барлыкка килә. Алар арасында 1921 елда Мәгариф халык комиссариаты каршында оештырылган Академик үзәк аерым урын алып тора. Бүгенге Фәннәр академиябезнең чишмә башы саналучы әлеге Гыйльми үзәкнең беренче рәисе итеп Гаяс Максудов билгеләнә. Ул фикердәше Галимҗан Ибраһимов белән бергә Казанның төп фәнни һәм мәдәни көчләрен шушы учреждение тирәсенә туплауга керешә. Биредә Татарстан халыклары мәдәниятен үстерү белән бәйле теоретик проблемалар һәм гамәли чаралар әзерләнә, мәктәпләр өчен яңа дәреслекләр һәм методик кулланмалар төзелә. Гаяс Максудов, югары белемле математик булу өстенә, күп кенә чит телләр дә белә, киң колачлы, күпкырлы белгеч буларак, үзенә тапшырылган эшләрнең барысына да зур теләк һәм инициатива белән алына. Ул үзе җитәкләгән «Мәгариф» журналын Гыйльми үзәкнең алыштыргысыз булышчысына әверелдерә.

Журнал, Гыйльми үзәк белән берлектә, татар һәм рус галимнәрен җыеп, мәгариф өлкәсендә ашыгыч хәл ителергә тиешле күптөрле проблемалар өстендә ныклап эшкә керешә. Ә андый проблемалар җитәрлек: революциядән соң киңәеп киткән мәктәпләр челтәрен укытучылар белән тәэмин итү, алар өчен программа һәм дәреслекләр төзү, фәнни терминологияне рәткә салу, күптән үк башланган хәреф, имла мәсьәләләрен хәл итү һ. б. Журнал җитәкчесе булу математика белгече Гаяс Максудовны мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык проблемалар белән дә актив шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, ул Гыйльми үзәктә терминология комиссиясе рәисе вазифасын үз өстенә ала. Әлеге комиссия җитәкчесе буларак, аның иң беренче эше элек бездә кулланып килгән гарәп имласы цифрларын хәзерге һәм барлык халыклар өчен уртак цифрлар белән, ә математика, физика, химия һәм башка фәннәрдә кулланыла торган тамгаларны латин хәрефләре белән алмаштыру була. Озакламый терминология комиссиясенең икенче зур хезмәте – математика терминнары эшләнә. Бу уңайдан фикер алышу тамгалар, терминнар мәсьәләсе белән генә чикләнеп калмый, гомумән, татар әдәби теле һәм аның компонентлары турында сөйләшү төсен ала.

Гаяс Максудов үз чыгышларында иң җитди мәсьәләләрне алга сөрә. Телдә «саф татарчалык» ягында торучылар, мәсәлән, татар әдәби теленә башка телләрдән сүзләр алуга каршы була. Алар карашынча, халык телендә йөреп тә моңарчы әдәби телгә кермәгән сүзләр, шулай ук борынгы татар телендә булып та хәзер онытылган сүзләр (мәсәлән, мөдир урынына – узаман, сәркатип урынына – язгын, документ урынына – бөти) гражданлык алырга тиеш. «Мәгариф»нең 1921 елгы 3–4 нче санында Гаяс Максудов, боларга җавап рәвешендә, «Караш аермалары» дигән мәкаләсен урнаштыра. Татар әдәби теле ничек булырга тиешлеге мәсьәләсенә тукталып, ул бер генә культуралы телнең дә үз сүзләре белән генә чикләнеп кала алмавын әйтә. Галим киң массага аңлаешлы татар әдәби теле булдыру юлындагы практик чараларга аеруча зур игътибар бирә. Ул әдәби телнең башка телләр йогынтысыннан изоляцияләнгән булуын мөмкин санамый. Телебезгә халыкара сүзләрнең һаман күбрәк керә барачагын ассызыклый. Әмма башка телләрдән сүзләр алуда билгеле принциплардан чыгып эш ителергә, башбаштаклыкка юл куелмаска тиеш, ди. Мәкаләдә фәнни тамгалар мәсьәләсенең, гомумән, язу, бигрәк тә тел мәсьәләсенә катнашы юклыгы әйтелә, «катгый ихтыяҗ аңлашылып җитсә, язу өчен дә латинча алырбыз, бу киләчәк өчен бер хәзерлек булыр» диелә.

 
Күренә ки, әлеге мәкаләдә автор гарәп графикасын латинныкы белән алыштыру идеясен калку итеп куя. Бу – юкка гына түгел. Билгеле булганча, яшь Совет дәүләтендә кирилл графикасындагы берничә хәрефне үзгәртү белән бәйле реформадан соң, 1919 елда Мәгариф наркомы А.В.Луначарский патша чорыннан калган архаик графика булып саналучы кириллицаны латин язуына алыштыру идеясе белән чыга. Әлеге идеяне В.И.Ленин да хуплый. Моңа ияреп, гарәп имласын да латинныкына алыштыру буенча фикер алышулар башлана. Казанда бу мәсьәлә беренче тапкыр 1920 елда мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы утырышка куела. Анда төп докладны Гаяс Максудов ясый. Әлеге чыгыш 1921 елда «Мәгариф»нең 1–2 нче санында басылып та чыга. Шулай итеп, «Мәгариф» журналы шушы зур эшне тормышка ашыруда төп лаборатория ролен үти. Галим бу проблема белән бәйле рәвештә берничә саллы мәкаләсен дә чыгара.

1923 ел ахырында Мәскәүдә татар-башкорт мәгариф хезмәткәрләренең Бөтенроссия съезды уза. Анда да фәнни формулалар язу өчен латин алфавитын кабул итү кирәклеге турында карар чыгарыла. Резолюциянең бу өлешен Гаяс Максудов һәм Мөхетдин Корбангалиев яза.
Ни өчен Гаяс Максудов латин графикасына күчүнең кискен тарафдары буларак таныла соң? Моңа аның Европада белем алуы да, математик буларак әлеге өлкә терминнарын һәм формулаларны гарәп имласында язу белән бәйле кыенлыкларга юлыгуы да йогынты ясаган, күрәсең. Максудовтан аермалы буларак, Галимҗан Ибраһимов латинга күчү мәсьәләсендә ашыкмауны кулайрак күрә. Яңалифкә күчү сроклары белән бәйле үзара каршылык булса да, телгә кагылышлы башка барлык мәсьәләләрдә «Мәгариф» журналының беренче редакторы Галимҗан Ибраһимов белән аның дәвамчысы Гаяс Максудовның фикер уртаклыгы бәхәссез, әдип үзе дә һәрдаим Максудовның тирән белемнәренә һәм актив эшчәнлегенә югары бәя биреп килә.

«Мәгариф» журналы совет чорының төрле елларында «Башлангыч мәктәп», «Совет мәктәбе» исемнәрен йөртте. Бу елларда да ул фән һәм мәгариф өлкәсендәге фәнни эзләнүләрнең көчле үзәге, укытучыларның иҗат лабораториясе ролен үтәде. Әйтик, латин графикасыннан кириллицага күчү чорында журнал мәктәп укытучыларының төп киңәшчесе вазифасын башкара. Совет хакимияте чорында журнал битләрендә идеология зур урын биләп торса да, «Совет мәктәбе» укытучыларга хезмәт итә торган бердәнбер журнал булып кала бирде. Ә инде узган гасырның 90 нчы елларында башланып киткән милли күтәрелеш чорында басма үзенең «Мәгариф» исемен кире кайтарып, җисемендә дә милли мәгарифне үзәккә куйган көчле үзәк ролен башкарды.
 
Журнал битләрендә милли мәгариф системасын торгызу юнәлешендә кызу бәхәсләр узды, милләтпәрвәр галимнәребез тарафыннан эшләнгән Милли мәгариф концепцияcе проектлары тикшерелде, латин графикасын кире кайтару белән бәйле түгәрәк өстәлләр оештырылды, мәктәпләрдә татар телен чит тел буларак өйрәтүне оештыруга юнәлдерелгән беренче фәнни-методик эшләнмәләр дөнья күрде...

Габделхак Шамсутдинов                                              Илдар Миргалимов
Элеккеге традицияләрне дәвам иттереп, журналны һәрдаим педагогика, журналистика һәм фән өлкәсендә танылган шәхесләр җитәкли. Басманың бүгенге баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева – тәҗрибәле оештыручы һәм журналист кына түгел, социология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган абруйлы фән эшлеклесе дә.

Сөмбел Таишева
Шунысын да ассызыклыйк: «Мәгариф» журналы татар рухи-мәдәни һәм мәгариф тормышын һәрьяклап колачларга, милләтебез өчен иң актуаль проблемаларны күтәрергә тырыша, ул тар эчтәлекле махсуслашкан басма булып кына калмыйча, киң карашлы журнал буларак бөтен татар дөньясына  танылды.
Басманың укучылар һәм авторлар даирәсе киңәя, язмаларда публицистик һәм аналитик башлангыч көчәя, тематик юнәлешләр диапазоны арта. Соңгы елларда журнал милләтебезне саклап калу, үстерү юлындагы киртәләрне тирән анализларга сәләтле авторларны үз тирәсенә туплады, мәгариф хезмәткәрләре, белем учреждениеләре арасында төрле конкурс-фестивальләр оештыруга игътибарны көчәйтте. Көн таләпләрен истә тотып, укучылар белән заманча форматларда, төрле социаль челтәрләрдә һәм платформаларда аралашуга зур игътибар бирелә башлады. Мәсәлән, алдынгы укытучыларның журнал сайтында урнаштырылган видеодәресләре мәгариф хезмәткәрләре өчен тәҗрибә уртаклашуның нәтиҗәле мәйданчыгы булып тора. Традицияләргә тугрылык һәм яңарыш әнә шулай кулга-кул җитәкләшеп бара!

Васил ГАРИФУЛЛИН,


КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ