Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләренә чуваш, мари, мордва, удмурт әдипләре белән плакатлар таратыла

Татарстан китап нәшрияты чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре сурәтләнгән мәгълүмати плакатлар ясау эшен төгәлләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Пла...

Татарстан китап нәшрияты чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре сурәтләнгән мәгълүмати плакатлар ясау эшен төгәлләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Плакатлар республиканың муниципаль берәмлекләрендәге мәктәпләр өчен 980 данә гомуми тираж белән нәшер ителгән. 
«Мәктәптә химия кабинетында без Менделеевның портретын искә төшерәбез, ә рус әдәбияты кабинетында Пушкинны. Үзебезнең татар шәхесләребез онытылып бара. Шуңа күрә җәй дәвамында Татарстандагы барлык мәктәпләргә татар әдипләре төшерелгән 21 меңнән артык сурәтне тараттык. Һәр мәктәпкә унбишәр плакат. Бу атнада мәктәпләргә үз милләтендәге шәхесләре төшерелгән плакатларны бүләк итәбез. Моның белән генә чикләнмибез дигән өметтә калам», – диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Һәр плакатта күренекле шәхеснең портреты, аның турында кыскача мәгълүмат сурәтләнгән.
Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ