Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Милли музее гаиләләрне мәдәни чараларга чакыра

Бүген 12.00–15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән» программасы узачак.

Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итүе буенча, 12.00 сәгатьтә музейның конференцияләр залында Маковскийлар гаиләсе классик музыка концерты куя. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе укытучысы Ольга Маковскаяның укучылары төрле танылга композиторларның фортепиано әсәрләрен башкарачак. 

13.00 сәгатьтә музейда «Семейные страницы истории» иммерсив экскурсия оештырылачак. Ә 14.30 сәгатьтә музейның конференцияләр залында бөтен гаилә өчен күләгәләләр театры тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә. Керү ирекле.

0+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ